Игътибар үзәгендә - һөнәри белем бирүнең актуаль мәсьәләләре

2016 елның 19 августы, җомга

2016 елның 19 августында ТР Лаеш шәһәрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы булып узды.  

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры урынбасары Екатерина Толстикова, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, ТР Дәүләт Советы вәкилләре, предприятие җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитеты җитәкчеләре, югары һөнәри уку йорты ректорлары, урта һәм кече һөнәри мәгариф учреждение директорлары һәм башкалар катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, аеруча игътибарны һөнәри белем бирү мәсьәләләре таләп итә. 2014 елдан әлеге өлкәне үстерүгә 2,5 млрд. сум акча бүленгән иде. "Без алга таба да бу үсешне дәвам итәчәкбез, - диде ул. - Республикада 14 ресурс үзәге булдырылды, шуларның берсендә бүген без  булдык. Мондый үзәкләр ихтыяҗга лаек. Әйе кертелгән чаралар аз сумма түгел, безнең алда торган бурыч - хезмәт ресурслары белән республика икътисадын тәэмин итү өлкәсендә процессларны синхронлаштыру һәм хезмәт базарын тигезләүне казану". 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, шул ук вакытта прогнозлар муниципаль үсеш программалары, инвесторлар тарафыннан тормышка ашырыла торган бурычлар, гомумән, республика үсеше стратегиясе белән бәйләнештә булырга тиеш. 

"Дөнья бик тиз үзгәрә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Җитештерү технологияләре көннән көн үсә. Безнең бурыч - өлгереп бару гына түгел, ә алга узып эшләү. Безнең укучыларның белемнәрен һәм күнекмәләрен халыкара стандартлар белән чагыштыру мөмкинлеген безгә  World Skills һөнәри осталык буенча чемпионатка әзерләнү һәм уздыру бирә. Әлеге Халыкара хәрәкәт кысаларында без - илебез регионнары арасында лидер санында. Тик безнең иң яхшы һөнәриләребез дә –милли чемпионат җиңүчеләре - халыкара дәрәҗәгә ирешеп бетмиләр. 2019 елга ерак калмады һәм Россия вәкилләре чемпионатта тиешле урынны яулый алмасалар,  безгә оят булачак. Шуңа күрә, мәгариф программларына халыкара стандартларны кертү эшендә системалы һәм методик рәвештә эш итәргә кирәк". 

Татарстан Президенты сүзләренчә, әлеге процесска товар җитештерүчеләрне дә җәлеп итү кирәк. Әгәр җитештерүчеләр тарафыннан кызыксыну булмаса, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы эше, ресурс үзәкләр булдыру хисабына гына уңай нәтиҗәләргә ирешү авыр булачак.

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча)     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International