ТР Иминлек Советы, ТР террорчылыкка каршы Комиссия, ТР коррупциягә каршы көрәш буенча Комиссиясенең уртак киңәйтелгән утырышы

2016 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

2016 елның 18 августында Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә ТР Иминлек Советы, ТР хокук тәртибен тәэмин итү буенча Координацион киңәшмә, ТР террорчылыкка каршы Комиссия, ТР коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү буенча Комиссиянең уртак киңәйтелгән утырышы булып узды.

Утырыш барышында "Имин шәһәр" аппарат-программа комплексы кысаларында киләчәктә республикада видеокүзәтү системасының үсеш мәсьәләләре, Татарстан Республикасында су биологик ресурсларын рациональ куллану һәм сакланышын тәэмин итү сораулары каралды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International