Яр Чаллыда 10 меңлек субкомпактлы EcoSport кроссоверы чыгарылган

2016 елның 16 августы, сишәмбе

2016 елның 16 августында Яр Чаллыда Ford Sollers заводында 10 меңлек субкомпактлы EcoSport кроссоверы чыгарылган.

EcoSport кроссоверы Яр Чаллының модернизацияләнгән Ford Sollers заводында җитештерелгән һәм старт алган беренче моделе булды. Автомобиль предприятиедә тулы цикл технологиясе буенча җитештерелә һәм локальләштерүнең югары өлешенә ия. Россиядә җитештерелгән EcoSport кроссоверы компания тарафыннан Казахстан, Белоруссия һәм Әрмәнстан базарларына экспортланачак.

2016 елның гыйнварыннан EcoSport автомобильләре серияләре белән егәрлеге 122 ат көче булган 1,6 л Duratec двигательләре белән җиһазландырыла, алары Алабугадагы  двигательләр төзү Ford Sollers яңа заводында җитештереләчәк. Бу ышанычлы һәм экономияле двигательләр түбән дәрәҗәдәге тавыш белән эшли,  Ford югары стандарт сыйфатларына туры килә һәм хәзерге заман экология таләпләренә җавап бирә.

(Ford Sollers компаниясенең  Матбугат хезмәте материаллары буенча)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International