Казанда Татарстан нефть-газ- химия форумы – 2016 узачак

2016 елның 15 августы, дүшәмбе

2016 елның 7-9 сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән Казанда Татарстан нефть-газ-химия форумы узачак.

Форумны оештыручылар - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ, "Татнефть" ГАҖ, "ТАИФ" ААҖ, "Нефтеконсорциум" ЯАҖ, Татарстан Республикасы фәннәр Академиясе, "Казан ярминкәсе" Күргәзмә Үзәге.

Татарстан нефть-газ-химия форумы-2016 тантаналы ачылышында һәм форум  эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы планлаштырыла.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ассызыклаганча, Татарстан нефть-газ-химия форумы Россия һәм республика нефть, газ, химия комплексын үстерү мәсьәләләре буенча мөһим дискуссия мәйданы булачак.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, "Татарстан Республикасы карамагында югары үсеш алган ягулык-энергетика комплексы, аның составына иң эре нефть чыгару һәм эшкәртү, нефть химиясе һәм химия продукциясен җитештерү предприятиеләре керә. Югары технологияле нефть, газ, химия комплексы – республика икътисадының мөһим үсеш ноктасы. Комплекс предприятиеләренең уңышлы эше Татарстанның сәнәгать, инновацион һәм экспорт потенциалын ныгытуга ярдәм итә. Республика нефть, газ, химия комплексы предприятиеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге халыкара стандартлар таләпләренә җавап бирә торган техник яктан җиһазландырылган җитештерү, Россия һәм аның чикләрендә нефть эшкәртү, нефть химиясе продукциясенә тотрыклы ихтыяҗ, үзләренең чимал ресурсы булу тәэмин итә".  

Татарстан нефть-газ-химия форумы-2016 кысаларында күпкырлы эшлекле программа каралган. Форум барышында 3 тематик махсуслаштырылган күргәзмә, 6 фәнни-практик конференция, алар санында “Нефть, газ. Нефть химиясе-2016” Халыкара күргәзмәсе, "Нефть һәм газ ятмаларын эзләү һәм эшләүдә инновацияләр", "Заманча шартларда газ һәм нефть химиясе өлкәсендә инновацияләр кертү", "Геодезия һәм геомәгълүмати системаларның актуаль мәсьәләләре" Халыкара фәнни-практик конференцияләре, "Сыеклык һәм газлар чыгымын үлчәүне метрологик тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре" Халыкара метрологик конференциясе үтәчәк.

Капиталь һәм юл төзелешендә республикада җитештерелгән нефть химиясе продукциясен файдалану мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр үткәрү планлаштырыла, нефть-газ-химия тармагы предприятиеләре белгечләре катнашында адреслы очрашулар оештыру карала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International