«Наше время – Безнең заман» фестивале җиңүчеләре хөрмәтенә йолдызны атадылар

2016 елның 13 ноябре, якшәмбе

2016 елның 13 ноябрендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты фестивалендә җиңүче “Генерирущая компания” командасына Гран-при бүләген тапшырды. Иҗади ярышлар җиңүчеләрен һәм анда катнашучыларны сәламләп Илдар Халиков: “Бу сезнең заман, сезнең җиңү һәм казанышлар,”- дип ассызыклады.   

Тантанада Россия Федерациясе ЮНЕСКО эшләре буенча Комиссиясенең Җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты Рәисе Рафис Борһанов, ТР профсоюзлар Федерациясе Рәисе Татьяна Водопьянова, ТР предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе генераль директоры Алексей Пахомов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, фестивальдә катнашучылар һәм жюри әгъзалары, ТР сәнәгать предприятиеләре һәм уку йортлары вәкилләре, ТР массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

«Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты фестивале Татарстанда 2013 елдан бирле уздырыла. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән аның инициаторлары һәм оештыручылары ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, "Созвездие – Йолдызлык" иҗтимагый оешмасы.

Быел Фестивальгә иҗади сайлап алуда катнашучылар саны рекордлы булды. ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматлары буенча, иҗади ярышларда республиканың 32 муниципалитетыннан 867 кеше катнашкан, алар Татарстанның 165 предприятие һәм оешмасы хезмәткәрләре.

"Сез – шәп һәм гаҗәп, барыгызга да афәрин. Миндә җитәрлек тәҗрибә һәм мин  төрле чараларны бик күп күрдем. Әмма бүген мин сәхнәгә карап үземнең хезмәттәшләремнән: "Ә аларга чыннан да иртәгә иртәнге 8гә эшкәме?"- дип сорадым. Укытучылар һәм табиблар, бүген самолет һәм вертолет төзүче, "Камаз" автомобильләре чыгаручылар, "Татспиртпром" продукциясен җитештерүчеләр һәм бик күп  башка эшләр башкарүчы кешеләребез - сез Татарстанның икътисадын булдырасыз. Сезнең ярдәм белән безнең республика планетаның күп кенә нокталарында билгеле. Ә бу айда бездә сәнәгать һәм тулаем региональ продукт буенча да бик яхшы күрсәткечләр. Сезнең предприятиеләр хезмәте нәтиҗәсендә бюджет тулылана, мәктәп һәм балалар бакчалары эшли. Сез булдырасыз! Фестиваль гаҗәп булып чыкты. Һәм сез үзегезгә сайлаган фраза – "Безнең заман" – амбициоз һәм бик дөрес. Бу сезнең  заман, сезнең республика, сезнең җиңүләр һәм казанышлар", – дип ассызыклады Илдар Халиков фестивальдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында.

Ул "Генерирующая компания" ААҖ командасына Гран-при бүләген тапшырды. Җиңүче командага шулай ук, диплом, 200 мең сумлык акчалата сертификат, ТР Президентының күчмә кубогы һәм Зур Аю йолдызлыгының йолдызы фестиваль җиңүчесе исеме белән аталган сертификат тапшырылды.

"Наше время – Безнең заман" Фестивале эшче һәм инженерлык һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән. Анда Татарстан предприятиеләрендә,  учреждениеләрендә һәм оешмаларының төрле тармакларында эшләүче 18-35 яшьләрдәге яшь кешеләр катнаша ала.

Конкурсантлар төрле  номинацияләрдә көч сынаштылар, алар өчен мастер-класслар оештырылды.

Диплом һәм бүләкләрне аерым номинацияләрдә җиңүче командалар яулады.

"Генерирующая компания" ААҖ командасыннан тыш, беренче рәтләрдә “КАМАЗ” ГАҖ, “Казан вертолет заводы” ГАҖ, “Татспиртпром” ГАҖ, Горбунов исемендәге Казан авиация заводы-Туполев филиалы, “Татэнергосбыт” АҖ, “Татнефть – нефтехим” Идарәче компаниясе һәм башкалар булды.

Мәгълүмат "Татар-информ" МА сайтында урнаштырылган: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/11/13/527915/  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International