Татарстанның Беларусь белән сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлеге үсә

2016 елның 16 ноябре, чәршәмбе

2016 елның 16 ноябрендә Казанда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Беларусь Республикасы сәнәгать министрының беренче урынбасары Геннадий Свидерский белән очрашты.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында булып узган очрашуда Татарстан һәм  Беларусь Республикасы арасында сәнәгать өлкәсендә, шул исәптән, машина төзелеше һәм нефть, газ, химия тармакларында да киләчәктә хезмәттәшлекне үстерү турында сүз барды.

Искә төшерик, 2016 елның 17-18 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Беларусь Республикасына визиты булып узган иде.

17 октябрьдә Беларусь Республикасына визит кысаларында нефть-газ химиясе продукциясен җибәрү сораулары буенча Белорусь-Татарстан эшче төркем утырышы үткәрелде.

18 октябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко, Беларусь Республикасы  Премьер-министры Андрей Кобяков белән рәсми очрашулар узды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Беларусь Республикасы Хөкүмәте арасында 2004 елның 23 июнендә имзаланган сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешүне гамәлгә ашыру буенча 2017-2020 елларга чаралар Планына кул куелды. 

Мәгълүмат өчен:

2015 ел нәтиҗәләре буенча сәүдә-икътисади хезмәттәшлек кысаларында Татарстанның Беларусь белән тышкы сәүдә әйләнеше 878,3 млн. доллар тәшкил иткән.

Ике яклы хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре нефть һәм газ химиясе, машина төзелеше, текстиль, фармацевтика, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җибәрү булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International