2016 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Америка-Россия эшлекле советының еллык конференциясе чараларында катнашты.
Конференциядә катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән АРДС президенты һәм генераль директоры Дэн Рассел һәм РЕНОВА Групп директорлар Советы Рәисе, «Сколково Фаундейшн» Президенты Виктор Вексельберг мөрәҗәгать иттеләр.
«Россия икътисадының үсеш траекториясенә кайтуында инновацияләрнең роле» панель сессиясе булып узды. Утырыш барышында Россияне икътисадый уңышлылыкка җиткерүдә ярдәм итүче яңа көч була алырлык инновацияләрнең йогынтысы турында фикер алыштылар. Моннан тыш, экспертлар АКШ администрация алышыну контекстында Россия-Америка мөнәсәбәтләренең торышы һәм перспективалары хакында фикер алыштылар, ике яклы сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр торышын карадылар, аерым алганда, сәнәгатьнең төрле тармаклары инновация өлкәсендә потенциаль һәм агымдагы хезмәттәшлек мисаллары, шулай ук, Россия икътисадының глобаль конкурент сәләтлелеген күтәрүгә юнәтелгән инициативалары.
Конференция программасы кысаларында Татарстан Республикасы делегациясе Татарстан Республикасына багышланган махсус сессиядә һәм берничә эшлекле очрашуда катнашты.
Очрашуның модераторы булып чыгыш ясаган “Ford Motor Company” вице-президенты Стивен Биган махсус сессиядә катнашучыларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итеп, Татарстанның Россия Федерациясе регионнары арасында сәнәгый үсеш алган регионнарның берсе булуын билгеләп үтте. Инвестицияләр өчен бик җәлеп итә торган урын, дип ассызыклады ул. Стивен Биган белдергәнчә, "Алабуга" МИЗ территориясендә биш ел дәвамында Форд-Соллерс компаниясе заводлары уңышлы эшли.
Рөстәм Миңнеханов Россия икътисадында инновацияләр роле турында фикер алышу һәм Татарстанның икътисади һәм инвестицион потенциалын тәкъдир итү мөмкинлеген бирүләре өчен рәхмәтен белдерде.
"Бүген безнең бурыч – бизнеска дөрес сигнал бирү. Быелгы визит Татарстанның америка компанияләре белән хезмәттәшлеген үстерүгә яңа динамика бирәчәгенә ышанабыз", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты АКШ визиты барышында Рентон һәм Эверетт шәһәрләрендә Boeing компаниясе заводларында булуын һәм Lean сакчыл җитештерү системасы белән танышуын хәбәр итте.
Алга таба ТР Президенты делегация составында республика министрлыклары һәм ведомстволары, предприятиеләре җитәкчеләре булуын әйтеп үтте. Рөстәм Миңнеханов конференциядә катнашучыларга АКШның күп кенә компанияләре белән уңышлы хезмәттәшлек итү турында сөйләде. Аерым әйтсәк, "Алабуга" МИЗ территориясендә "Форд" һәм "Соллерс" компанияләре автомобиль җитештерү белән шөгыльләнәләр, "КАМАЗ” компаниясе "Камминз" белән уртак предприятие (двигательләр җитештерү) ачты һәм "Федерал Могул Корпорейшн". "Cisco" компаниясе белән мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә берничә мөһим проект гамәлгә ашырыла, "IBM", "Microsoft", "Intel" һәм "Google" белән мәгълүматлаштыру һәм белем өлкәсендә хезмәттәшлек җайга салынган. "General Electric" компаниясе белән энергетика, сәламәтлек саклау, банк эшчәнлеге өлкәсендә хезмәттәшлек алып барыла. Carnegie Mellon University (Карнеги-Меллон) әйдәп баручы америка Университеты белән берлектә "Иннополис" МИЗ ИТ-Университет булдырылды. Республикада эшләүче АКШ компанияләре арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "MacDonalds" (тиз туклану челтәре), "Marriott" (кунакханә бизнесы) һ. б. атады.
"Без актив рәвештә Кремниевой венчур һәм инновацион компанияләр белән үзара хезмәттәшлек итәбез– диде Татарстан Президенты, америка фирмалары ел саен Казан венчур ярминкәсендә катнашалар, югары уку йортлар арасында хезмәттәшлек гамәлгә ашырыла, кадрлар әзерләү өлкәсендә зур тәҗрибә бар".
Рөстәм Миңнеханов уртак эшчәнлек өчен мөмкинлекләр, беренче чиратта икътисадта, гаять зур дигән ышанычын белдерде. ТР Президенты фикеренчә, америка компанияләре белән нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, машина төзелеше, авиатөзелеш, автомобильләр һәм аларга компонентлар, IT һәм башка югары технологияләр, энергияне саклау, төзелеш һәм инфраструктура проектлары, медицина һәм фармацевтика, агросәнәгать комплексы һәм башка өлкәләрдә элемтәләрне үстерү өчен зур потенциал бар.
ТР Президенты сүзләренә караганда, республикада мәгариф һәм фәнне үстерүгә, квалификацияле белгечләр әзерләүгә зур әһәмият бирелә. Бу инновацион мохит сыйфатына сизелерлек йогынты ясый, - диде Рөстәм Миңнеханов. "Иннополис" махсус икътисадый зонасы һәм яңа шәһәр уникаль проекты мәгълүмати-коммуникацион технологияләр үзәге булып тора. ТР Президенты фикеренчә, яңа продуктлар һәм технологияләрне коммерцияләштерүне һәм заманча эшләү стандартларын таләп итүче алдынгы компетенция үзәкләренең берсе булырга чакырылган.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, регионда инновацион үсеш Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисадый үсеше Стратегиясе нигезендә тормышка ашырыла һәм гадәти җитештерү процессларына тиз арада төзәтмәләр кертүче 4нче сәнәгать революциясе трендлары да исәпкә алына. Алдагы берничә ел эчендә Татарстанда эре масштаблы инвестиция проектлары гамәлгә ашырылачак: "ИнноКам" Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры, Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәге, "Мәскәү – Казан" югары тизлекле тимер юл магистрален, "Европа – Көнбатыш Кытай" халыкара транспорт коридорын төзү. "Сезне Татарстанда көтәбез", - дип Рөстәм Миңнеханов америка бизнес вәкилләренә мөрәҗәгать итеп чыгышын тәмамлады.
(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча)