Татарстан Республикасының «Хальдор Топсе» Дания компаниясе белән хезмәттәшлеге үсә

2016 елның 15 ноябре, сишәмбе

2016 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Хальдор Топсе» (Дания) компаниясе җитәкчелеге белән узган  очрашуында ТР НГХК предприятиеләре һәм оешмаларының Дания компаниясе белән киләчәктә хезмәттәшлеген үстерүнең перспектив юнәлешләре хакында сүз барды.

«Хальдор Топсе» рецептуралар эшләү өлкәсендә, катализаторлар җитештерү һәм сату, гетероген катализ өлкәсендә шәхси фәнни эшләнмәләр нигезендә каталитик җайланмалар белән тәэмин итү һәм проектлау өлкәсендә специальләшә. Компания минераль ашламалар җитештерү, химия һәм нефть химиясе сәнәгате, нефть эшкәртү сәнәгате, энергетика, әйләнә-тирә мохитне саклау тармакларында тәкъдим ителә. "Хальдор Топсе" Даниянең иң фәнни сыйдырышлы җитештерү компанияләренең берсе. 2015 елда гомуми әйләнеш күләме 860 млн. АКШ доллары тәшкил иткән.

Татарстан Республикасы белән «Хальдор Топсе» арасындагы хезмәттәшлек эре проектлар нигезендә гамәлгә ашырыла. Татарстан Республикасы Президенты «ТАНЕКО» һәм «Аммоний» җитештерүләрендә «Хальдор Топсе» лицензион җайланмаларының тотрыклы эшләвен билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, компаниянең инженер хәл ителешләренең югары сыйфаты Татарстан нефть-газ-химия предприятиеләренең нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итә. Шулай ук «Хальдор Топсе» республика югары уку йортлары белән уртак фәнни-тикшеренү проектларын гамәлгә ашыру буенча актив практик эш алып бара.

 «Хальдор Топсе» Дания компаниясе президенты Бъерне Клаусен әфәнде Дания компаниясенең Татарстанда 2015-2016 еллардагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде һәм Татарстан предприятиеләре белән киләчәк хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен билгеләде.

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International