2016 елның 14 ноябрендә Прагада ТР Премьер-министры урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Чехиягә эш сәфәре кысаларында Чехия белән Татарстан арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне координацияләү буенча Уртак эшче төркем утырышында катнашты. Уртак эшче төркем утырышында шулай ук, Татарстан һәм Чехиянең дәүләт идарәсе органнары һәм хуҗалык субъектлары вәкилләре катнашты.
Уртак эшче төркемнең Рәистәшләре - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм Чехия Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иржи Колиба. Утырыш барышында икеяклы хезмәттәшлек итүнең агымдагы хәле һәм перспектив юнәлешләре каралды.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов ассызыклаганча, Чехия озак еллар дәвамында Татарстан Республикасының төп эшлекле партнерларының берсе. Алберт Кәримов кыскача хезмәттәшлекнең төп юнәлешләрен тасвирлады.
2016 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан делегациясенең Чехиягә узган визитын (2016 елның 6-7 апреле, 10 мае) һәм Татарстан Республикасына Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашек визитын (2016 елның августы), әлеге визитлар барышында икеяклы хезмәттәшлек итү турында документлар имзалануын искә төшерде ул. Татарстан делегациясе Брнода (Чехия) Халыкара машина төзелеше күргәзмәсендә катнашты, Чехия компанияләре Казанда "Авиакосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар" күргәзмәсендә катнаштылар (2016 елның августы). Czech Airlines Авиакомпаниясе Казан — Прага туры рейсын гамәлгә ашыра.
Алберт Кәримов сүзләренчә, уртак эш нәтиҗәсендә Татарстанда берничә проект тормышка ашырыла, алар арасында “Казан вертолет заводы” ГАҖ белән «Велка Битеж» заводы хезмәттәшлеге, хәзерге вакытта Казан вертолет заводы җитештергән вертолетларның 20%на “Сафир” ярдәмче көч җайланмасы урнаштырыла.
2016 елның август аенда FAVEA халыкара инжиниринг компаниясе белгечләре Казанда "Татхимфармпрепаратлар" АҖ җитештерү мәйданчыгында мазь һәм гель җитештерүче цехта монтажлау һәм көйләп җибәрү эшләрен тәмамлаган.
2016 елның апрелендә М.П.Симонов исемендәге "Тәҗрибә-конструкторлык бюросы” Фәнни-җитештерү берләшмәсе АҖ җитештерү егәрлекләрендә вак үлчәмле газ турбинлы двигательләр җитештерүне локальләштерү өлешендә М.П.Симонов исемендәге "Тәҗрибә-конструкторлык бюросы” Фәнни-җитештерү берләшмәсе АҖ һәм “Велка Битеш” АҖ арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаланган.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Jihostroj a.s.» концерны (Югострой) арасында хезмәттәшлек турында имзаланган Килешү кысаларында автомобиль һәм юл-төзелеш мобиль техникасы өчен җайланма җитештерүне Татарстанда урнаштыру проектын тормышка ашыру буенча эш алып барыла.
"Югострой" компаниясе "КАМАЗ" ГАҖ белән берлектә гидронасослар үзләштерү эшен дәвам итә. "АСМ" Чехия компаниясе белән "Татра" компаниясенә Татарстан автомобиль шиналары белән тәэмин итү буенча эш алып барыла. "Химград" технополисы Чехия компанияләре белән хезмәттәшлекне үстерүдә кызыксына.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре арасында Татарстанның Көньяк Моравия крае (Чехия) белән хезмәттәшлекне үстерүне билгеләп үтте. Чехия компанияләре белән машина төзелеше өлкәсендә (станоклар төзелеше һәм авиация мотор төзелеше), нефть химиясе, энергетика өлкәсендә һәм яңа энергияне саклау технологияләрен гамәлгә кертү, югары технологияле медицина җиһазлары белән тәэмин итү; сәнәгать һәм юл төзелеше өлкәсендә хезмәттәшлекне атады.
Алберт Кәримов хәбәр иткәнчә, агымдагы елның 24 ноябрендә Чехия Республикасының РФ Илчелегендә Чехия бизнесы вәкилләре өчен Татарстан Республикасының сәнәгать, инвестиция һәм туристлык потенциалын тәкъдир итү узачак.
Уртак эшче төркем Рәистәшләре Алберт Кәримов һәм Иржи Колиба Чехия Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне координацияләү буенча Уртак эшче төркемнең бишенче утырышы Йомгаклау беркетмәсен имзаладылар.