«Ford» компаниясе җитәкчелеге белән очрашу

2016 елның 12 ноябре, шимбә

2016 елның 11 ноябрендә Сан-Францискода (АКШ) ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Ford» компаниясе вице-президенты Стивен Биган белән очрашуында катнашты. Очрашу Америка-Россия эшлекле советы кысаларында узды.

Стивен Биганны сәламләп, ТР Президенты Татарстанга багышланган сессиядә республикага карата җиткергән сүзләре өчен рәхмәтен белдерде. Әле 2011 елда сез республикага килеп «Ford» компаниясе белән уңышлы хезмәттәшлеккә нигез салуның башында идегез, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстанда уртак «Ford Sollers» предприятиесе Чаллыда «Fiesta» җиңел машиналары һәм «Ecosport» кроссоверлары, «Алабуга» махсус икътисадый зонасында исә «Explorer», «Kuga» машиналары һәм «Transit» җиңел коммерция автомобильләре җитештерә. 2015 елда Алабугада двигательләр җитештерү заводы ачылды. Рөстәм Миңнеханов ышаныч белдергәнчә, Татарстанның сәнәгый потенциалы киләчәктә локальләштерүне үстерергә мөмкинлек бирә. 

Рөстәм Миңнеханов «Форд Соллерс» уртак предприятиесендә хәзерге вакытта кулланыла һәм Татарстанда җитештерелә торган автомобиль компонентларын җитештерүне арттыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. “Без «Ford Sollers» предприятиесен республикада иң алдынгы предприятиеләрнең берсе дип саныйбыз”, - диде ТР Президенты. 

Стивен Биган үз чиратында Рөстәм Миңнехановка очрашу мөмкинлеген оештыру ярдәме өчен рәхмәтен белдерде һәм уртак проектның уңышлы булачагына ышануын әйтте. Аның фикеренчә, Татарстанда автомобиль төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү өлкәсендә хезмәт өчен бөтен шартлар булдырылган.  

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары файдаланылды)

 

Мәгълүмат "Татар-информ" МА сайтында урнаштырылган: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/11/12/527815/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International