Бүген КФУ "УНИКС" мәдәни-спорт комплексында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм ТР икътисад министрлыгының “Предприятиеләрнең инновацияле үсеше – Татарстан Республикасы икътисадының конкурентлылык сәләтен арттыру нигезе" темасына уртак йомгаклау коллегиясе утырышы уздырыла.
Коллегия материаллары: http://mpt.tatarstan.ru/rus/materiali-po-podgotovke-i-provedeniyu-sovmestnoy-1718277.htm
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасы делегациясе рәсми визит белән Согуд Гарәбстаны Корольлегендә булды.
Татарстан Республикасы делегациясе составына ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты ярдәмчеләре Радик Гыйматдинов һәм Камил Исхаков, Татарстан Республикасы инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Дубайда ТР сәүдә-икътисади вәкиле Тимур Хәйретдинов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфтий Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Әгыев, "Татнефть" ҖАҖ генераль директоры Наил Маһанов, "ТАИФ" ААҖ директорлар Советы рәисе, "ТАИФ" ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Рөстәм Сүлтиев, "АК БАРС" БАНК ҖАҖ Идарә рәисе Зөфәр Гәрәев, "КАМАЗ" ҖАҖ генераль директор урынбасары Сергей Афанасьев, "Казаноргсинтез" ҖАҖ коммерция буенча генераль директор урынбасары Тимур Сүлтиев һәм башкалар катнашты.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында узачак "Предприятиеләрнең инновацион үсеше - Татарстан Республикасы икътисадының конкурентлылыгын күтәрү нигезе" темасына багышланган Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының уртак йомгаклау коллегиясенең күчерелүен хәбәр итә.
Коллегия 9 февраль көнне сәгать 10.00 "УНИКС" мәдәни -спорт үзәгендә Казан ш., Профессор Нужин урамы, 2нче йорт адресы буенча узачак.
2017 елның 6 февралендә ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы һәм QIWI компанияләре төркеме белән уртак проектларны гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышы үткәрде.
3 февральдә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Полимер көнен уздырдылар. Ул кабель сәнәгатендә полимер продукциясе импортын алыштыру проблемаларына багышланды.
Краснодарда узачак эшче һөнәрләр милли чемпионатына республика җыелма командасының якынча составы формалаштырылды.
Бүген Идел буе физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясенең концертлар залында WorldSkills стандартлары буенча Татарстан эшче һөнәрләр чемпионатын ябу тантанасы узды. Чемпионат республика мәйданчыкларында 1-3 февральдә үтте. Тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов катнашты.
Сәхнәгә һөнәри бәйгенең меңнән артык финалисты менде – ветеринарлар һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының яшь белгечләре, медицина хезмәткәрләре, кондитерлар һәм проектлаучылар – бүгенге көндә үзләренең эшчәнлекләре белән эшче һөнәрләрнең абруен күтәргән барысы да күтәрелде. Барлыгы төп чемпионатның 75 компетенциясе һәм 25 – балалар беренчелеге.
Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан 2017-2018 елларга сәнәгать тармаклары үсеше стратегияләрен эшләү һәм актуальләштерү Планы расланды.
Министрлык тарафыннан якындагы ике елга расланган план үз эченә сәнәгатьнең 20 тармагы буенча стратегияләр эшләүне һәм актуальләштерүне үз эченә алган. Һәр аерым тармак үсешенә стратегик алым куллану, гомумән алганда, бөтен ватан сәнәгатен үстерүдә уңай нәтиҗә бирәчәк", - дип хәбәр итте Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров.
"Агымдагы елның июнь аенда без Хөкүмәткә 2030 елга кадәр станокинструменталь сәнәгате үсеше Стратегиясе проектын кертергә планлаштырабыз. Бу документ озак елларга тармак үсеше нигезен тәшкил итәргә тиешле, чөнки аннан башка сәнәгатьнең калган секторларын модернизацияләү турында сүз булуы мөмкин түгел. Стратегияне тормышка ашыру ватан станок төзелешенең импорт комплектлаучыларына бәйлелеген киметергә, илебездә әлеге өлкәдә югалган позицияләрне кире кайтару өчен төгәл өстенлекләрне һәм эш юнәлешләрен билгеләргә ярдәм итәчәк", - диде Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы урынбасары Василий Осьмаков.
2017 елның 3 февралендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсын оештыру комитетының беренче утырышын уздырды.
Оештыру комитеты "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурсын ундүртенче тапкыр үткәрү турында карар кабул итте.
2 февральдә Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә "Проект алымнар нигезендә системалы укыту һәм кадрлар әзерләү" темасына беренче эш киңәшмәсен уздырдылар.
Киңәшмәдә Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан химия-технология һәм урман сәнәгате комплексы Департаменты директоры урынбасары Александр Орлов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алексей Савельчев, химия һәм газ химиясе бүлеге башлыгы Илдар Адеев, ФДУП “Дәүләт органик химия һәм технология фәнни-тикшеренү институты” генераль директоры Владимир Кондратьев, аның урынбасарлары Максим Корольков (инновацион үстерү буенча), Олег Колотилин (кадрлар идарәсе башлыгы) катнашты. Казан милли тикшеренү технология университетыннан сөйләшүләрдә укыту-методик эшләр буенча проректор Александр Кочнев, икътисад һәм инновацияләр буенча проректор Валерий Аляев, фәнни эш буенча проректор Айдар Сабирҗанов, административ эшләр буенча проректор Илгиз Харисов, аналитик бүлек башлыгы Динара Куликова катнашты.
"Россия Бүген" Медиатөркем рейтингы күрсәткечләре буенча "КАМАЗ" ҖАҖ (Ростех Дәүләт корпорациясенә керә) 2016 ел нәтиҗәләре буенча РФ иң кыйммәтле компанияләре исемлегенә керде.
Илнең ТОП-100леге исемлегендә капитализация буенча эре компанияләр арасында "КАМАЗ" 82-нче урынны алып тора. Шул ук вакытта, рейтингта санап үтелгән автомобиль төзелеше компанияләре арасында Чаллы автозаводы беренче булды.
"Гомумән алганда, Россиянең эре компанияләре исемлеге бер ел эчендә тамырдан үзгәрмәде, - дип билгели рейтинг авторлары. - Анда нибары җиде яңа компания". Шулай итеп, беренче унлыкта нигездә, чимал һәм финанс компанияләр. Әлеге предприятиеләрнең капитализациясе бер ел эчендә уртача 55% арткан. "Камаз" капитализациясе 2016 елда 68,5% үскән.