Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең «Pİ MAKİNA» төзелеш техникасы җитештерүче компаниясе генераль директоры Хаҗи Сары белән очрашты.
Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Инвестиция үсеше Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Алексей Фролов һәм башкалар катнашты.
Очрашуда катнашучылар хезмәттәшлекне үстерүнең төрле вариантларын карадылар, аерым алганда, төзелеш техникасын уртак җитештерү мөмкинлекләре хакында фикер алыштылар.
Бүген Хаҗи Сары республиканың берничә машина төзелеше комплексы предприятиеләре: "КАМАЗ", "ЕлАЗ" заводлары, "Алабуга" МИЗ җитештерү мәйданнары белән танышырга планлаштыра.
Белешмә өчен:
Төркиянең "ERG” эре төзелеш компаниясенең бүлекчәсе буларак "РІ MAKINA" компаниясе 1972 елда нигезләнгән, ул төрле төзелеш машиналары һәм җиһазларын проектлау, эшләү һәм җитештерү белән шөгыльләнә.
Бүгенге көндә "РІ MAKINA" бүлү җайланмалары, тыгызлау җиһазлары, бетон суырту, бетон ташу, бетон урнаштыру, асфальт салу, транспортлау, төягечләр, бульдозерлар, экскаваторлар, грейдерлар, үзе бушатучы техника, тракторлар, башня краннары, йөк автомобильләре, корыч конструкцияләр һ.б. җитештерә.