2017 елның 14-16 март көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә "Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау" XVII Халыкара симпозиумы һәм "Энергетика. Ресурсларны саклау-2017" XVIII Халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе узды. Шулай ук, “2016 ел нәтиҗәләре буенча 2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында энергетика нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергияне сак тоту һәм 2017 елга бурычлар” дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча” Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы үтте.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков, Россия Федерациясе энергетика министры урынбасары А.Ю.Инюцын, Үзбәкстан Республикасының Самарканд өлкәсе хакиме Химмәт Окбутаев, эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Күргәзмә кысаларында энергия ресурсларын саклау өлкәсендә эшләнмәләр һәм технологияләрне Россиядән, Беларусь, Италия һәм АКШ 135 әйдәп баручы компания, шул исәптән, Германия, Израиль, Италия, Испания, Кытай, Корея, Польша, Словения, Чехия, Швеция һәм Финляндия компанияләре тәкъдим иттеләр.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында 200дән артык кеше катнашты. Түбәндәге сораулар каралды:
"Татарстан Республикасында энергетика нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергияне сак тоту дәүләт программасын" гамәлгә ашыру;
энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә дәүләт идарәсе системасын реформалау;
торак-коммуналь хуҗалыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеген арттыру, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә энерго хезмәт күрсәтү контрактлары механизмын куллану, сәнәгать предприятиеләрендә энергетика менеджменты системасын гамәлгә кертү;
Татарстан Республикасында җил энергетикасы үсеше перспективалары, дөньякүләм һәм Россия җил энергетикасы үсеше тәҗрибәсе
Симпозиум кысаларында 5 түгәрәк өстәл үткәрелде, фәнни-техник конференция, панель дискуссия, бизнес-очрашулар, яшьләр өчен квест, "Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен уңышлы карьера серләре" ток-тамашасы узды.