"Татнефть" яңа продукция чыгарылышын үзләштерде

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

"Татнефть – Түбән Кама нефтехим - Ойл" ҖЧҖ синтетик майлар җитештерү заводында яңа продукция чыгарылышы үзләштерелде - "Татнефть" Компаниясенең ВМГЗ - 45; ВМГЗ – 55 майлары.

Бу барлык сезоннарда кулланылышлы яңа дәрәҗәдәге гидравлик майлар, алар югары сыйфатлы майлардан "ТАНЕКО" АҖ Комплексының  гидрокрекинг җайланмасында башкарыла.

Синтетик майлар заводының җитештерү-техник бүлек башлыгы Илнур Насыйбуллин сүзләренә караганда, яңа майлар нәтиҗәле утыру пакетларына ия, алар кирәкле булган үзлелек, әчүгә каршы, таушалуга каршы, күгәрүгә каршы, түбән температуралы һәм күбеккә каршы сыйфатларга хас. Болар барысы да гидравлика машиналарының әйләнә-тирә мохиттә минус 45 °С градустан плюс 80 °С кадәр температурада ышанычлы кулланылышын  гарантияли.

Югары сыйфатлы  "ТАНЕКО" АҖ гидрокрекингы майлары "Татнефть" ВМГЗ майларына гадәттәгечә, түбән үзле минераль майлар кулланучы башка җитештерүчеләр белән чагыштырганда иң яхшы эксплуатация характеристикалары тәэмин итәләр. Яңа продукциянең экологик булуы "ТАНЕКО" АҖ гидрокрекингы майлары деструкция һәм күгәрүгә каршы майның эш ресурсын арттыруы һәм калдыклар булдыруны киметү белән билгеләнә.

Яңа продукция “Татнефть - АЗС Үзәк” ҖЧҖ  челтәрләре аша сатыла һәм төзелеш, юл, урман әзерләү, транспорт һәм башка машиналар гидроидарә итү системасында куллану өчен киңәш ителә.

 «Татнефть» Компаниясе Матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International