Оброна-сәнәгать комплексы предприятиеләре эшчәнлегендә метрологик тәэмин итү һәм стандартлаштыруны камилләштерү Бөтенроссия конференциясе Казанда узачак

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Федераль техник җайга салу һәм метрология Агентлыгы (Росстандарт) эгидасы астында 2017 елның 17 мартында Казан шәһәренең "Радиоприбор" АҖ базасында "Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре эшчәнлегендә метрологик тәэмин итү һәм стандартлаштыруны камилләштерү" Бөтенроссия конференциясе узачак. Чара икътисад секторы үсешенең актуаль мәсьәләләрен карауга һәм аның конкурентлыгын арттыруга юнәтелгән.

Әлеге теманың актуаль булуы 2017 елның 3 мартында Росстандарт Җитәкчесе Алексей Абрамов рәислегендә узган киңәшмәдә тагын бер кабат расланды

Конференциядә докладлар белән Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан Кузнецов Дмитрий Александрович, Росстандарт метрология идарәсе җитәкчесе Родин Роман Александрович, Российской Федерациясе метрология институтыннан, "Рособоронстандарт" вәкилләре чыгыш ясар дип көтелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International