Казанда Татарстан җилкән спорты Федерациясе чираттан тыш сайлау конференциясен үткәрде

2017 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Чара 15 март көнне ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы бинасында үтте.

Конференция барышында яңа редакциядәге Устав, шулай ук, Попечительләр советы турында Нигезләмә расланды.

Президиум составына ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов, Татарстан Республикасы җилкән спорты Федерациясе идарәсе рәисе  Алмаз Алеев һәм Татарстан Республикасы туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов керде.

Моннан тыш, конференция барышында Татарстан Республикасы җилкән спорты Федерациясенең Попечительләр советы әгъзаларын һәм рәисен сайлау узды, рәис итеп Алберт Кәримов сайланды.

Конференция ахырында 2017 елга ярышлар планы буенча фикер алышынды һәм әлеге план расланды.

 ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International