2017 елның 16-21 мартында “Маяк” спорт комплексы нигезендә Татарстан Республикасы уйлап табучылары һәм рационализаторларының IX Мәгариф форумы узачак.
Форум ачылышы ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов катнашында үтте.
Ачылыш кысаларында “Татарстан Республикасының 2016 ел яшь рационализаторы һәм уйлап табучысы” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү узды, ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Рәхмәт хатлары тапшырылды һәм “Татарстан Республикасының 2017 ел яшь рационализаторы һәм уйлап табучысы” Республика конкурсы башланып китүе игълан ителде.
Исегезгә төшерәбез, форум ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә “Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары яшьләр Берлеге” төбәк иҗтимагый оешмасы һәм “Татарстан Республикасы рационализаторы һәм уйлап табучысы Җәмгыяте” иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырыла.
Форум Татарстан Республикасы предприятиеләрендә һәм оешмаларында рационализаторлык хәрәкәтен үстерүгә һәм яшь белгечләрнең уңай имиджын булдыруга юнәлтелгән.
Форумда Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләренең яшь рационализаторлары һәм уйлап табучылары катнаша.