Подольск шәһәрендә эре автомобиль заводлары вәкилләре белән күчмә техник советы кысаларында икенче буын КАМАЗ-6282 электробусы мөмкинлекләре күрсәтелде.
Автобус күчмә техник совет барышында тәкъдим ителде, анда «Мострансавто» белгечләре һәм төрле автозавод- «Группа ГАЗ», «Скания Русь», «ZF Руссия», «МАЗ» вәкилләре катнашты. Алар барысы да автобусларны эксплуатацияләү буенча тәҗрибә уртаклашу һәм киләчәктә «Мострансавто» алырга планлаштырган перспектив модельләр хакында фикер алышырга җыелды.
Турында фикер алышканда мөмкинлекләр камазовского электробуса, баш инженер ДУП "Мострансавто" Виктор Хальзов дип билгеләп үтте, аның уңай яклар.
«Мострансавто» ДУП баш инженеры Виктор Хальзов КАМАЗ электробусының пассажирлар өчен булган уңайлыкларын билгеләп үтте.
КАМАЗ-6282 уникаль электробусы – "КАМАЗ" һәм Россия фәнни-техник Drive Electro компанияләренең уртак проекты. Аның гомуми пассажирлар сыйдырышлыгы – 85 кеше, шуның 24 урыны утыру өчен исәпләнгән. Әйтергә кирәк, узган елның май аенда Мәскәүдә электробусны тест эксплуатацияләүләр башланды, ә соңыннан электробус Санкт-Петербург шәһәре маршрутлары буенча җибәрелде.
22 мартта Казанның "Корстон" кунакханә-ял итү-сәүдә комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия - Кытай VI Эшлекле Форумы һәм "Бердәм Россия партиясе-Кытай Коммунистлар партиясе" партияара диалогында катнашучылар белән очрашты.
Очрашуда «Бердәм Россия» партиясе Югары советы Рәисе Борис Грызлов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Кытай Коммунистлар партиясе ҮКның Халыкара бүлеге мөдире Сун Тао, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицияләр үсеше Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия-Кытай мөнәсәбәтләре төрле яклы стратегик партнёрлык характерында. Югары дәрәҗәдә даими сәяси диалог бара, илләрнең халыкара һәм төбәк актуаль мәсьәләләре буенча уртак позицияләре бар. 2016 елда Россия Федерациясе белән КХР арасында Дустанә күршелек, дуслык һәм хезмәттәшлек турында шартнамәгә имза салуга 15 ел тулды.
«Россия төбәкләре белән Кытай провинцияләре арасындагы багланышларга зур игътибар бирелә. Без Кытай белән бүгенге мөнәсәбәтләрнең югары дәрәҗәдә булуын бик хуплыйбыз», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан Кытай партнерлары белән актив хезмәттәшлек итә. Республикада Кытай Рәисе Ху Цзиньтао әфәнде, КХР Дәүләт Советы Премьеры Ли Кэцян әфәнде, Бөтенкытай халык вәкилләре собраниесенең (парламентының) Даими комитеты Рәисе Чжан Дэцзян әфәнде булганы бар. Татарстаннан делегацияләр шулай ук Кытай Халык Республикасында еш булалар.
Рөстәм Миңнеханов искәртеп узганча, күптән түгел Казанда Кытай Генераль консуллыгы ачылды. Пекинда Татарстанның сәүдә-икътисад вәкиллеге эшләп килә. Кытайның кайбер провинцияләре компанияләре һәм югары уку йортлары белән килешүләр төзелгән һәм гамәлгә ашырыла. Республика «Идел–Янцзы» уртак төбәк төркемендә актив эшли.
«Үткән ел Менделеевск шәһәрендә "Аммоний" минераль ашламалар җитештерү заводы эшләтеп җибәрелде. "Хайер" компаниясе Татарстанда суыткычлар чыгару заводын ачты», - диде Татарстан Республикасы Президенты.
«Парламентара һәм партияара хезмәттәшлек мөһим юнәлеш булып тора. 2015 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "Бердәм Россия" партиясе делегациясе составында Кытайда булды», - диде ул.
Җавап сүзендә Сун Тао, бүген Россия-Кытай мөнәсәбәтләре үсә бара: «Безнең партияара диалог мәйданчыгындагы төп бурыч – төрле яклы партнёрлыкка һәм хезмәттәшлеккә ярдәм»,-диде. Ул республиканың Кытай белән төбәкара мөнәсәбәтләргә керткән өлешен югары бәяләде.
Бүген Казан Ратушасында Идел буе федераль округында кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм административ киртәләрне киметү, инвестиция климатын яхшырту буенча Комиссия утырышы узды.
Чарада РФ Президентының Идел буе федераль округында Вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, "Федераль кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү корпорациясе" АҖ генераль директоры Александр Браверман, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, республика министрлык һәм ведомстволары җитәкчеләре, Идел буе федераль округы вәкилләре, хокук саклау структуралары, төрле финанс учреждение җитәкчеләре катнашты.
Үзенең сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов, Татарстанда инвестиция климатын яхшырту һәм эшкуарлыкка ярдәм итү буенча күп кенә чаралар федераль үзәк ярдәме белән тормышка ашырылуы турында әйтеп үтте. Бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру, озак вакытка имзаланган инвестиция проектларын һәм җитештерүне модернизацияләүне тормышка ашыруга басым ясала, диде ул.
Аның сүзләренчә, республиканың үсеш нокталары эшмәкәрлеккә ярдәм итү инфраструктурасы объектлары булып махсус икътисади зоналар, сәнәгый парк һәм технопарклар тора. Узган елда аларның резидентлары 167,5 млрд сумлык продукция җитештерде, бу гомуми сәнәгый җитештерү күләменең 8,5% тәшкил итә. Аерым игътибар "Алабуга" МИЗ бирелә. Бу зонада Россиянең барлык махсус икътисади зоналарына караганда 70% табыш кертелә. Алабуга МИЗ бүгенге көндә 22 завод эшли, быел тагын 5-6 предприятие ачып җибәрү планлаштырыла. "Иннополис" МИЗ актив эш алып барыла. Киләчәктә фәнни шәһәр барлык ил өчен ИТ өлкәдә ресурлар һәм инновацияләр үзәге булачак.
Үсешнең яңа ноктасы -Яр Чаллы моношәһәрендә өстенлекле социаль -икътисади үсеш территориясе. Монда 7 резидент эшли, 2016 елда табыш 2,6 млрд сум тәшкил итте, барлыгы 1300 эш урыны булдырылды. Тагын шундый территорияләр Яшел Үзән һәм Түбән Кама шәһәрләрендә дә оештыруны планлаштырабыз, -дип билгеләп үтте ТР Президенты.
Үз чиратында Михаил Бабич чыгышында Татарстанның Идел буе федераль округында лидер булуын ассызыклады. 2016 елда 2030 елга кадәр кече һәм урта бизнены үстерү стратегиясе раслануын хәбәр итте Бабич. Шулай ук эшмәкәрләр реестры булдырылды, диду ул.
Бүген Беларусь Республикасы оборона министрлыгы делегациясе министр урынбасары Игорь Лотенков җитәкчелегендә "Россия Вертолетлары" холдингының (Ростех Дәүләт корпорациясенә керә) "Казан вертолет заводы"нда булды. Рәсми визит Беларусь Республикасы оборона министрлыгына (Ми-8МТВ-5) 12 вертолет җибәрү буенча контрактның тәмамлануы белән бәйле иде. Чираттагы алты машинадан торган партияне "Россия Вертолетлары" холдингы заказ бирүчегә вакытыннан алда тапшырачак.
Предприятие белән танышу вакытында Беларусь Республикасы оборона министрлыгы делегациясе вәкилләре Ми-8МТВ-5 вертолетларының икенче партиясен тәмамлау эшләренең барышын карадылар һәм Беларусь Республикасы оборона министрлыгы кабул итү комиссиясе җитәкчесенең икенче партияне кабул итү шартларын тәэмин итү буенча барган эшләр турында докладын тыңладылар.
Кунаклар "Казан вертолетлар заводының" җитештерү цехларында булдылар, "Ансат" вертолеты җыелган участокларны карадыла. Җиңел күп максатлы "Ансат" машинасы белән кызыксынуларын белдерделәр.
Казанда ТР Парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә V чакырылыш Дәүләт Советының 26нчы утырышы узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.
Президиум утырышында депутатлар 24 сорауны- 11 республика законын һәм 11 федераль закон проектын карадылар. Көн тәртибендә төп сорау - 2016 елда Республика Хакимият башкарма органнары эшчәнлегенең нәтиҗәләре турында ТР Премьер-министры РТ Ильдар Халиков чыгыш ясады.
2016 елда республиканың тулай төбәк продукты, 2015 ел белән чагыштырганда, 102,5 %ка арткан. Россия күләмендә бу күрсәткеч - 99,8%.
2015 ел белән чагыштырганда, авыл хуҗалыгы өлкәсендә үсеш – 105%, сәнәгатьтә 103,5 % тәшкил иткән. Гомумән, Татарстанда барлык юнәлешләрдәге күрсәткечләр дә, Россия белән чагыштырганда, югарырак.
2016 елда Татарстанда 2 млн 406,5 мең кв метр торак кулланылышка тапшырылган. Шуларның 373,6 мең мәйданы социаль ипотека программасы нигезендә бирелгән.
2015 ел белән чагыштырганда, узган ел татарстанлыларның кереме 2,3 %ка арткан һәм 32909 сум тәшкил иткән. Реаль керемнәр исә 2,6 %ка кимегән.
Республика буенча уртача хезмәт хакы 30 409,8 сум тәшкил иткән. 2015 елда бу сумма 5,2 %ка кимрәк булган. Товар һәм хезмәтләргә кулланучылар бәяләре индексын исәпкә алганда, реаль хезмәт хакы 99,7 % булган.
Уртача хезмәт хакы күләме буенча Татарстан Россиядә 28 нче урынны биләгән. Идел буе федераль округы буенча исә, икенче урында. Иң күп хезмәт хакы Пермь краенда яшәүчеләргә бирелгән.
Узган ел республикада 55 853 бала туган. Халыкның табигый үсеше 11 мең кеше тәшкил иткән.
Гадәттәгечә башкарма хакимият хисабы депутатларның фикерен исәпкә алып төзелде. Комитетлар үзләренең сорауларын алдан ук җибәргәннәр иде. Барлыгы Республика Хөкүмәтенә 32 сорау җибәрелгән.
Сораулардан соң депутатлар хисап турында фикер алышуга күчтеләр.
“Тәнкыйтьләр яңгыраса да, без аңлыйбыз, Хөкүмәт үзенең эшчәнлеген зур базарда тотрыклылык булмаган, Россия икътисадының структур проблемалары көчәйгән катлаулы шартларда алып бара”, - дип йомгаклады Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстан Республикасы Дәүләт Сооветы депутатлары ТР Премьер-министры Илдар Халиков тәкъдим иткән хисапны расладылар.
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте материаллары буенча
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Шнайдер Электрик» компаниясе баш башкарма директоры урынбасары Эммануэль Бабо белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.
Кунакларны сәламләп, Республика башлыгы Татарстан "Шнайдер Электрик" компаниясе белән хезмәттәшлеккә һәм бу еллар эчендә тупланган уртак тәҗрибәгә аеруча әһәмият бирүен билгеләп үтте.
2016 елның октябрендә «Шнайдер Электрик» компаниясенең зур делегациясе Татарстанда булды, диде Рөстәм Миңнеханов, аннары Татарстан делегациясе үткән елның ноябрендә Парижда компаниянең штаб-квартирасында булды, экспозиция үзәге, яңа технологияләр белән танышты.
«Әлбәттә, бүген «Шнайдер Электрик» – энергиягә, автоматлаштыру процессларына, энергия нәтиҗәлелеге технологияләренә һәм предприятиеләр һәм граждан төзелеш объектлар өчен хәл ителешләргә идарә базарында бөтендөнья лидерларының берсе, – диде Татарстан Республикасы Президенты. – Сезнең компания Россия базарында 100 ел эш итә, безнең илдә сезнең алты заводыгыз бар, һәм, билгеле инде, төбәкләр, шул исәптән Татарстан белән актив эшли».
Рөстәм Миңнеханов, республика "Шнайдер Электрик" компаниясенә Татарстанның «ТАИФ-НК», «ТАНЕКО» кебек эре предприятиеләрендә, Казан вертолет заводында һәм башка объектларларында нәтиҗәле эшләве өчен рәхмәтле булуын билгеләп үтте.
Үз чиратында «Шнайдер Электрик» компаниясе баш башкарма директоры урынбасары Эммануэль Бабо НИОКР үзәге турында кыскача гына сөйләде, ул 2017 елда Иннополис шәһәрендә ачылачак, шулай ук ул аны үстерү буенча планнары һәм проектларны тулыландыру турында мәгълүмат бирде.
Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов һәм Эммануэль Бабо барында «Шнайдер Электрик» АҖ белән «Иннополис» махсус икътисадый зонасы» АҖ арасында ниятләр турында килешү; шулай ук «Шнайдер Электрик» АҖ һәм «Иннополис университеты» арасында ниятләр турында килешү имзаланды. «Шнайдер Электрик» ягыннан документка Россиядә һәм БДБ илләрендә Schneider Electric президенты Йохан Вандерплаетсе кул куйды.
ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча
20 мартта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Кытай HNAC technology Co, Ltd компаниясе вәкиле белән Джон Хуан белән очрашу узды.
Очрашу кысаларында яклар гидроэнергетика үсеше, суларны чистарту системаларын булдыру, шулай ук, ирригация системаларын проектлау өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикерләштеләр.
Шунысын өстәргә кирәк, Татарстан Республикасы Кытай Халык Республикасы белән актив хезмәттәшлек итә. 2013 елдан алып Татарстан һәм Кытай арасында югары дәрәҗәдә үзара 30 рәсми визит оештырылган. Моннан тыш, 2016 елда Менделеевск шәһәрендә Кытай милли химия-инженерлык корпорациясе катнашында минераль ашламалар җитештерү буенча "Аммоний" заводы ачылды. Шул ук елның апрелендә Яр Чаллы шәһәрендә "Хайер" кытай корпорациясе Россиядә суыткычлар җитештерү буенча беренче заводын эшләтеп җибәрде, ул бүгенге көндә компаниянең иң алдынгы заводларының берсе булып тора.
Казанда Кытайның Генераль Консуллыгы эшли.
Татарстан Республикасында югары үткәрешле технологияләрне кулланып, энергетика проектлары гамәлгә ашырылырга мөмкин. Бу хакта бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар Советының чираттагы утырышында билгеле булды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Яңа юнәлеш турында «Наука и инновации» һәм «Русский сверхпроводник» компанияләре ("Росатом" ДК составына керә) директоры Виктор Панцырный сөйләде. Югары үткәрешле технологияләрне куллау өлкәләре киң - электр энергетикасы, транспорт, медицина, оборона сәнәгате, металлургия һәм башкалар. Югары үткәрешле кабель 20 югары көчәнешле кабельне алыштыра ала, бу бигрәк тә шәһәр һәм заводлар шартларында мөһим. 300 мВт ток үткәреп була. Шулай ук, подстанцияләрдә ихтыяҗ юкка чыга, шәһәрләрдә саклау зоналары мәсьәләсе хәл ителә.
"Росатом" ДК белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлеккә юнәлешләр арасында Виктор Панцырный нефть, газ чыгару һәм эшкәртү өлкәләрендә югары үткәрешле технологияләрне атады.
"ТАНЕКО" нефть эшкәртү комплексында әлеге технологияне куллану мөмкинлеген "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, нефть эшкәртү заводында кирәк булган һәрнәрсә бар - азот, криоген булдыру җайланмасы, мегаваттлы двигатель.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефть», «ТАИФ», «Татэнерго» катнашында әлеге юнәлештә хезмәттәшлекне үстерү буенча эш төркемен булдыруны йөкләде.
Утырышта, шулай ук, Heurtey Petrochem компаниясе тәкъдимнәре каралды. Licensing & Equipments, Axens вице-президенты Кристиан Дюпра хәбәр иткәнчә, компаниянең Татарстан белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе бар. Ул НЭЗ авыр калдыкларын тирән эшкәртү буенча хезмәт күрсәтүне тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ-НК» һәм «ТАНЕКО» компанияләренә әлеге юнәлештә эшләргә кирәклеген әйтте.
«Инвестсервис» ҖЧҖ директоры Александр Пликус Новочеркасск нефть машина төзелеше заводы мөмкинлекләре турында сөйләде.
Рөстәм Миңнеханов предприятиегә «ТАИФ», «ТАНЕКО» компанияләре гамәлгә ашырган тендерларында катнашырга тәкъдим итте.
«Диджитал Лоялти Систем» ҖЧҖ директоры Инсаф Хәйруллин универсаль түләү системалары белән таныштырды.
"Девон" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча
Германия Федератив Республикасында Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге рәисе Андрей Зверевым белән очрашу бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды. Чарада ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасарлары, Денис Вәлиев, Алмаз Хөсәенов, Илдар Мингалиев катнаштылар.
Очрашу барышында яклар үзара файдалы хезмәттәшлекнең механизмнары һәм перспективалары, шул исәптән, машина төзелеше, агач эшкәртү кебек сәнәгать өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерү хакында сөйләштеләр. Моннан тыш, очрашуда катнашучылар Татарстан Республикасы территориясендә алман предприятиеләренең җитештерүен локальләштерү темасын да кузгаттылар.
Сөйләшүләр ахырында яклар хезмәттәшлек итүдә кызыксынган компанияләр турында мәгълүмат белән алышыну, шулай ук, төрле юнәлешләрдә хезмәттәшлек итүне киңәйтүгә өмет белдерделәр.
Татарстанда уңышлы гына әйдәп баручы алмания фирмалары эшли:, "Сименс" (элемтә, энергетика, лизинг җиһазлары); "БАСФ" (химия продукциясе); "Бош" (машина төзелеше); "Краус Мафай" (нефть химиясе); "Линде" (химия); "Кнорр-Бремзе" (КАМАЗ комплектлау әйберләре); "Цанрадфабрик" (КАМАЗ тапшырулар тартмасы); "Фойт" (автоматик тапшырулар тартмасы); "Сария Био Индастриз" (хайван чималын эшкәртү) һәм башкалар. Моннан тыш, республикада алман сәүдә челтәрләре зур популярлык казанды: "Метро", "Медиа-Маркт", "Зельгрос" һәм "Вюрт".
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итә:
Хөрмәтле халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр! Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исеменнән Сезне һөнәри бәйрәмегез –халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре Көне белән котлыйм.
Көнкүреш хезмәте күрсәтү өлкәсендәге предприятиеләрдән башка хәзерге заман тормышын күз алдына да китереп булмый. Бу өлкәдә хезмәт итү күп тырышлык, сабырлык һәм кешеләр белән эшли белүне таләп итә. Тармак хезмәткәрләренең профессиональлегенә, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына, күңел җылысына кешеләрнең кәефе һәм тормыш шартлары бәйле.