ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Казанда Республика парламенты башлыгы Фәрид Мөхәммәтшин рәислегендә V чакырылыш ТР Дәүләт Советының 27 утырышы узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры  Альберт Кәримов катнашты.

ТР Дәүләт Советы Президиумы тәкдиме белән көн тәртибенә 29 сорау кертелде, шул исәптән республика законнарының 10 проекты, 16 федераль закон проекты. Алты закон проекты беренче укылышта, икенче укылышта -ике, өченче укылышта -бер.  

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча Вәкаләтле Вәкилнең 2016 эшчәнлеге турында доклад тыңланды. Моннан тыш, дүрт җәмәгать судьяларының кандидатуралары расланды.

Шулай итеп, ТР Дәүләт Советының 27 утырышы көн тәртибендә 41 мәсьәлә торды.

Бүген депутатлар Алексей Песошин кандидатурасын ТР Премьер-министры вазифасына хупладылар.

 Алексей Песошин кандидатурасын 87 депутат күтәреп чыкты, бер кеше каршы чыкты. Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең яңа башлыгы ышанычлары өчен рәхмәтен белдерде һәм ышанычны акларга сүз бирде.

Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының сәнәгать үсеше Департаменты "Балачак өчен эшләнгән" балалар товары индустриясе Россия оешмаларының конкурс-рейтингын үткәрүе турында игълан итә.

Конкурста салым органы билгесе куелган соңгы өч ел өчен бухгалтер балансы копияләре теркәлгән анкета белән гариза биреп теләсә нинди Россия оешмасы катнаша ала.

Конкурс балалар товарлары индустриясе өлкәсендә ватан җитештерүчеләренә ярдәм итүгә юнәтелгән. Бүләкләр сыйфатлы балалар товарлары һәм хезмәт күрсәтүче иң яхшы ун компаниягә биреләчәк. 

Документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 109074, Мәскәү шәһәре, Китайгородский проезд, 7нче йорт, Экспедиция. Анкеталар язма рәвештә һәм электрон формада кабул ителә.

Анкета җибәрү өчен электрон почта адресы: agapovaei@minprom.gov.ru.

Белешмәләр өчен телефон: 8(495)632-88-88, доб. 19-14.

Документлар 2017 елның  8 сентябренә кадәр кабул ителә.


14
апрель, 2017 ел
җомга

Россия регионнарындагы яшь буын белән РФ субъектлары хакимият органнары үзара хәрәкәтен киңәйтү өчен Бөтенроссия интернет-мәйданчыгы.

14 апрельдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында е Аньхой провинциясе делегациясе (Кытай Халык Республикасы) белән очрашу узды. Визитның максаты: Татарстан Республикасы сәнәгый потенциалы белән танышу.


13
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

13 апрельдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләрендә куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. 

Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев рәислегендә “С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы-"Туполев" филиалы” һәм ONS Makina төркия компаниясе арасында хезмәттәшлек вариантлары хакында сөйләшү буенча киңәшмә узды.


12
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Уфада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре Идел Буе федераль округы  һәм КХР Янцзы елгасының югары һәм урта агымнары регионнары арасындагы cәүдә-икътисади һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлек буенча Уртак эш төркеме рәистәшләре – РФ Президентының Идел Буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле Алексей Сухов һәм Кытайның тышкы эшләр министры ярдәмчесе Ли Хуэйлая очрашуында катнашты.


Чара кысаларында, яклар Советның чираттагы "Волга-Янцзы" форматындагы утырышын үткәрү сорауларын карадылар (июнь, Кытайның Аньхой провинциясе), шулай ук, Ульяновскида узган Советның беренче утырышы кысаларында ирешелгән килешүләр һәм ике яклы хезмәттәшлекнең уртак проектларын гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр хакында фикер алыштылар.

Хәзерге вакытта уртак инвестиция проектларының гомуми - 58, 18 проект гамәлгә ашыру стадиясендә, 40 проект ике як тарафыннан сөйләшүлләр алып бару этабында. Төбәкара хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләре арасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек продуктлары җитештерү, төзелеш, химия сәнәгате, туризм, мәгълүмат технологияләре өлкәсе.

 

Очрашу ике илнең үзара хезмәттәшлеге турында Беркетмәгә кул кую белән тәмамланды.

2017 елның 12 апрелендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Полимер көне уздырды.

Чара киләчәктә Казанда Франциянең Exotest лабораториясе филиалын булдыру перспективасына багышланган иде. Лабораториядә полимер эшкәртүче предприятиеләр тарафыннан автокомпонентлар өчен пластикларны сынау мөмкинлеге күздә тотыла.

"Testing laboratory Exotest" компаниясе генераль директоры Эммануэль Бин чарада катнашучыларга проект, шулай ук, полимер композицион материалларны һәм детальләрне тикшерүдә тест алымнары турында сөйләде.

Традиция буенча Полимер көне чыгышлар, ачык диалог, дискуссия рәвешендәге коммуникатив мәйданчык форматында үтте.

Бүгенге көндә мондый лабораторияләр Россия Федерациясендә бөтенләй булмау сәбәпле автокомпонентлар җитештерүчеләр мондый сынауларны чит илләрдә уздырырга мәҗбүр, бу үз чиратында финанс чыгымнар таләп итә.

Exotest лабораториясе филиалы Казанда ачылган очракта полимер композицион материаллар җитештерүчеләр тарафыннан лаборатория Татарстан Республикасы территоиясендә генә түгел, гомумән, Россия Федерациясендә дә ихтыяҗга лаек булачак.

Чарада полимер җитештерүчеләр һәм кулланучы предприятиеләр катнашты:  "Түбән Кама нефтехим", "Казаноргсинтез", "Химград" Технополисы, "ТехноПромПласт" ҖЧҖ, "Магна Автоматив Рус" һәм башкалар, шулай ук, "Форд Соллерс" уртак предприятиесе, "УАЗ" ҖЧҖ, "ГАЗ" Төркеме автомобиль җитештерүчеләре катнашты.

10-11 апрель көннәрендә Лахорда (Пакистан) VI Халыкара Хәләл һәм Экспо конференциясе узды, анда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашты.

Муниципаль сәнәгать мәйданчыклары үсеше перспективалары турында бүген "түгәрәк өстәл" форматында депутатлар, министрлык һәм ведомстволар вәкилләре, муниципалитетлар, республика бизнесы вәкилләре фикер алышты.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар утырыш алдыннан "Сукыр" һәм "Ферекс-Лаеш" сәнәгать мәйданчыкларында ачылган җитештерү оешмаларын карадылар. Сукырда урнашкан сәнәгать мәйданчыклары 21 га территорияне алып тора, монда 9 резидент эшли, 11 предприятие эшчәнлек алып бара. Хәзерге вакытта биредәге оешмаларда чәй һәм гөмбә җитештерелә, тент архитектурасы җитештерү предприятиесе эшли, июнь аенда сыра пешерү заводы ачылышы планлаштырыла. 

 "Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының сәнәгать предприятиеләре үсеше" темасына доклад белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы Алмаз Хөсәенов чыгыш ясады.

"Түгәрәк өстәл" эше кысаларында резидентлар сәнәгать мәйданчыклары турында фикерләрен әйттеләр. Күпләр киләчәктә бизнес өчен дәүләт ярдәме кирәклегенә басым ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International