ТР Лаеш муниципаль районында түгәрәк өстәл утырышы узды

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

Муниципаль сәнәгать мәйданчыклары үсеше перспективалары турында бүген "түгәрәк өстәл" форматында депутатлар, министрлык һәм ведомстволар вәкилләре, муниципалитетлар, республика бизнесы вәкилләре фикер алышты.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар утырыш алдыннан "Сукыр" һәм "Ферекс-Лаеш" сәнәгать мәйданчыкларында ачылган җитештерү оешмаларын карадылар. Сукырда урнашкан сәнәгать мәйданчыклары 21 га территорияне алып тора, монда 9 резидент эшли, 11 предприятие эшчәнлек алып бара. Хәзерге вакытта биредәге оешмаларда чәй һәм гөмбә җитештерелә, тент архитектурасы җитештерү предприятиесе эшли, июнь аенда сыра пешерү заводы ачылышы планлаштырыла. 

 "Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының сәнәгать предприятиеләре үсеше" темасына доклад белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы Алмаз Хөсәенов чыгыш ясады.

"Түгәрәк өстәл" эше кысаларында резидентлар сәнәгать мәйданчыклары турында фикерләрен әйттеләр. Күпләр киләчәктә бизнес өчен дәүләт ярдәме кирәклегенә басым ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International