Статистика буенча бүген һәр җиденче россияле ислам динен тота һәм елдан-ел базарларда хәләл продукция арта бара. Мөселманнар Диния нәзарәте "Хәләл" стандарты Комитеты мәгълүматлары буенча әлеге базар күләме берничә миллиард сум белән бәяләнә.
Шәһәр халкы мондый азык-төлекне актив сатып ала, ә җитештерүчеләр халык ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тырыша. Сайлап алу һәрвакытта да кайсы диндә булуга нигезләнми. Сәламәтлек һәм куркынычсызлык хәзерге заманда кеше өчен мөһим роль уйный. Ә хәләл азык–төлек еш кына үзен экологик яктан чиста һәм сыйфатлы булуын күрсәтә. Бу үз чиратында Россиядә һәм дөньяда әлеге продукциягә кызыксынуны арттыра.
10-11 апрель көннәрендә Лахорда (Пакистан) VI Халыкара Хәләл һәм Экспо конференциясе узды, анда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре катнашты.
Конференциянең төп максаты - халыкара берләшмәләргә терлекчелек һәм чиктәш тармаклар потенциалын күрсәтү. Россиядән тыш, чарада Казахстан, Кытай, Малайзия, Төркия, Согуд Гарәбстаны һәм башка илләрдән бер төркем экспертлар катнашты.
Форум кысаларында сессия һәм панель дискуссияләр узды, анда "Россиядә һәм Татарстан Республикасында хәләлгә булган таләпләрне җайга салу һәм аларны бердәм стандартларга китерү турында” темасына доклад белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев чыгыш ясады. Моннан тыш, Пенджаб провинциясе Сәүдә-сәнәгать палатасы, Инвестицияләр һәм сәүдә Агентлыгы вәкилләре белән очрашу үтте.