Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе «Лазер системалары» резиденты эше белән танышты. Аның составына ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов керде.
Компания 1998 елда нигезләнгән һәм бүген үз лазер технологияләре нигезендә сәнәгый куллану өчен инновацион җиһазлар уйлап табучы һәм җитештерүче эре Россия җитештерүчесе булып тора.
Төп юнәлешләр – SLM технологиясе буенча катлаулы формадагы детальләрне металл порошоклары белән бастыру өчен 3D-принтерларны серияле җитештерү, сәнәгый куркынычсызлык системаларын эшләү (алкорамкалар, алкоголь йозаклары), метеорологик җиһазлар (җил лидарлары, облакомералар, мобиль лидар комплекслар), космик тикшеренүләр өчен программа белән тәэмин итү һәм фәнни аппаратура.
Шулай ук «Лазер системалары» компаниясе белән хезмәттәшлек итү турындагы кайбер документларга кул кую тантанасы да булды.
Килешү кысаларында Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән компания республикада аддитив технологияләрне популярлаштырырга планлаштыра. Аерым алганда, профильле семинарлар уздырырга, тармак күргәзмәләрендә катнашырга, сәнәгать кластерында эшләргә. Моннан тыш, яклар квалификацияле кадрлар әзерләүдә ярдәм итү турында килештеләр, шул исәптән Татарстанның техник университетлары белән уртак уку программаларын эшләү юлы белән дә. Предприятиеләргә 3D бастыру белән бәйле комплекслы җитештерү бурычларын хәл итүдә ярдәм күрсәтү буенча эш алып барылачак. Иннополис университеты белән хезмәттәшлек турында тагын бер килешү имзаланды.