Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Рогожник белән очрашуда әйтте. Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Беларусь – республиканың әйдәп баручы сәүдә партнерларының берсе. Эшлекле һәм туристик элемтәләрне үстерүгә Казан-Минск маршруты буенча даими авиарейслар ярдәм итә.
– Без тармакларның иң киң спектры буенча хезмәттәшлек итәбез. Нефть химиясендә, машина төзелешендә, АСК, урман хуҗалыгында, транспортта, медицинада, югары технологияләрдә, экологиядә, төзелештә, җиңел сәнәгатьтә һәм башка өлкәләрдә. Без күп еллар Белнефтехим, Минск трактор заводы, Гомсельмаш, АМКОДОР, Минск автомобиль заводы һәм башка компанияләр белән уңышлы хезмәттәшлек итәбез, – диде ул.
Александр Рогожник үз чиратында билгеләп үткәнчә, Татарстан Россия регионнары арасында Беларусьның төп икътисадый партнерларының берсе булып тора, кайбер уртак проектлар гамәлгә ашырыла, кооперация элемтәләрен үстерүгә аерым игътибар бирелә. Илче шулай ук Татарстан җитәкчелегенә Беларусь белән хезмәттәшлек мәсьәләләренә игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.
Чара «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.