Татарстанда «Җиңү инженерлары» Бөтенроссия патриотик эстафетасы уза

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Җиңү инженерлары» Бөтенроссия патриотик эстафетасы уза. 15-17 апрельдә республика предприятиеләрендә киң күләмле чаралар — лекцияләр, ветераннар белән очрашулар, күргәзмәләр, экскурсияләр һәм истәлекле акцияләр узды.

Проектның максаты – инженерларның Җиңүгә керткән өлешләрен искә төшерү генә түгел, яшьләргә инженер һөнәренең тарих барышын үзгәртергә сәләтле җаваплылык, интеллект һәм эшкә тугрылык булуын күрсәтү дә.

Менә ничек булды:

  • «Сетевая компания» АҖ «Җиңү инженерлары» темасына лекция барлык филиалларга трансляцияләнде, эфирга көллиятләр һәм техникумнар кушылды.
  • Түбән Камада мәктәп укучылары һәм студентлар өчен шәһәр патриотик форумы узды, ул «Красный Ключ» бистәсендә һәлак булган солдатларга һәйкәлне карау белән тәмамланды.
  • Зеленодольскида «АК Барс» холдинг корпорациясе һәм А.М. Горький исемендәге завод лицей укучылары алдында чыгыш ясадылар, шулай ук заводка экскурсия уздырдылар.
  • Казанда «Казанкомпрессормаш» АҖ музеенда укучылар тыл хезмәтчәне Рөстәм Нурулла улы Кәлимуллин һәм блокададагы Ленинградта яшәүче Ольга Николаевна Люта белән аралаштылар. Алар Бөек Ватан сугышы елларында тылда хезмәт батырлыгының әһәмияте турында сөйләп, истәлекләре белән уртаклаштылар.
  • «Дәүләт гамәли оптика институты» ФҖБ мәктәп укучыларының заводның элеккеге хезмәткәрләре – сугыш чоры шаһитлары – тыл хезмәтчәне  Владимир Савельевич Елистратов һәм Ленинградта блокада кичерүче Сергей Александрович Карпенко белән очрашуын оештырды. Шулай ук сугыштан соңгы авыр еллар турында «ГИПО» ФҖБ ветераннар советы рәисе  Борис Викторович Антонов сөйләде.
  •  Татэнерго филиалы – Казан ҖЭҮ-1 музеенда инженерларның Җиңүгә керткән өлешләре һәм предприятиенең хезмәт династияләре турында күргәзмәләр оештырылды.

– Тыл хезмәтчәннәре, инженерлар, завод эшчеләре Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш керттеләр. Бүген без бу хәтерне яшь буынга тапшырабыз, алар белсеннәр өчен: сәнәгать ул технология һәм җитештерү турында гына түгел, ул рух көче, дәвамлылык һәм Ватанга мәхәббәт турында да, – диде Премьер-министр урынбасары – Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.

«Җиңү инженерлары» халыкара тарихи проекты 2020 елдан «От Винта!» фестивале эгидасы белән уздырыла. 200дән артык предприятие, югары уку йорты һәм фәнни-тикшеренү институты Бөек Ватан сугышы елларындагы эшчәнлекләре турында уникаль документлар тапшырды. Әлеге мәгълүматлар нигезендә Илкүләм электрон китапханә порталында проектның махсус бүлеге булдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International