Татарстан предприятиеләре «ИННОПРОМ. Үзәк Азия» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә үзләренең потенциалын күрсәтә

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе

Ул 28 апрельдән 30 апрельгә кадәр Ташкентта уза. Татарстан ел саен күргәзмәдә катнаша, инновацион технологияләр, югары сыйфатлы продукция һәм перспективалы хезмәтләр белән кызыксынучыларны җәлеп итү үзәге булып тора. Республика делегациясен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Аңа ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко керде.

Стендта республиканың сәнәгать комплексы потенциалын һәм казанышларын күрсәтүче экспонатларның киң спектры тәкъдим ителгән. Татарстанның 20дән артык компаниясе үз продукциясен күрсәтә.

Чара «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

Мәсәлән, экспонатлар арасында –  Казан вертолет заводының  МИ-38 вертолеты моделе, Татлифт тарафыннан ясалган «Лифт – интерьерның дәвамы» автор дизайнерлык концепциясен кулланып ясалган лифт кабинасы.

«ЭНЕРГОИННОВАЦИИ»  компаниясе үзебездә җитештерелгән муфталарны күрсәтте. Шулай ук коллектив стендта  «Химград» технополисы резиденты — Эйдос-Медицина катнашты, ул медицина җиһазларын эшләүдә һәм җитештерүдә үзенең казанышларын күрсәтте.

Марс Технологии территориаль администрацияләр һәм тармак корпорацияләре структуралары өчен профессиональ инфокоммуникацион чишелешләр күрсәтте. Иннополис университеты авыр үтеп керә торган сәнәгать объектларын, биналарны һәм шахталарны инспекцияләү өчен билгеләнгән шартлауга каршы куркынычсыз сәнәгать дронын күрсәтте.

Химия һәм нефть химиясе продукциясен җитештерүчеләр арасында стендта ТНГ-Групп предприятие күрсәтелгән, ул геофизик тикшеренүләр һәм сейсморазведка өчен җиһазлар һәм аппаратура эшләү һәм җитештерү белән шөгыльләнә.

Бүген Татарстан стендында Үзбәкстан Президенты  Шәүкәт Мирзиёев булды.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International