Сәфәрнең төп максаты – «ИННОПРОМ. Үзәк Азия» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашу. Делегацияне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Аңа Премьер-министр урынбасары — республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко керде.
Кунаклар «Бохара сәнәгатьне үстерү комплексы» махсус сәнәгать паркы мәйданчыкларында булдылар. Әлеге объект Үзбәкстан Президенты йөкләмәсе буенча Татарстан белән хезмәттәшлектә төзелә.
Хәзерге вакытта мәйданчыкта җитештерү корпуслары төзелеше тәмамланган. Делегациягә мәйданчыкка инвесторларны җәлеп итү буенча нинди эш башкарылуы турында хәбәр иттеләр. Хәзер Бохара сәнәгатен үстерү комплексы администрациясе төрле илләргә чыгып презентацияләр оештыра.
Бүген берничә компаниянең инвестицион проектларын гамәлгә ашыру турында килешүләр имзаланды. Аерым алганда, алюминий порошогы һәм автофильтрлар җитештерү буенча.
Моннан тыш, делегация «Навои» махсус икътисадый зонасы территориясендәге индустриаль парк мәйданчыкларында булды. Объектта төзелеш эшләре бара, сендвич-панельләр монтажлана, тышкы челтәрләр салына, икенче КПП төзелә. Әлеге проект нигезендә Татарстанда беренче «Мастер» Кама индустриаль паркы тәҗрибәсе ята.
Делегация шулай ук Бохара өлкәсе хакиме Ботир Зарипов белән очрашты. Яклар махсус сәнәгать паркын төзү проектын гамәлгә ашыру динамикасы турында фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов инвестор нәкъ менә шушы мәйданчыкны сайласын өчен тулы бер экосистема булдырырга кирәклегенә игътибар итте. Аерым алганда, предприятиеләр өчен квалификацияле кадрлар әзерләү өчен торак төзергә, уку үзәкләре булдырырга. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга инвесторларны җәлеп итү һәм үзебездә продукция җитештерү өчен бүген нинди импорт килүен өйрәнергә тәкъдим итте.
Чаралар «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә юнәлдерелгән.