Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү һәм автотранспорт чараларын, авыл хуҗалыгы техникасын сыегайтылган табигый газга (СТГ) күчерү эшен оештыру һәм координацияләү буенча эш төркеменең дүртенче утырышы булды. Утырышны министр урынбасары Алексей Савельчев уздырды. Катнашучылар арасында автотранспорт компанияләренең, газда эшли торган йөк һәм автомобиль техникасын җитештерүче компанияләрнең, башка министрлыкларның һәм ведомстволарның вәкилләре бар иде.
Утырышта катнашучылар белән берлектә йөк транспортында һәм авыл хуҗалыгы техникасында СТГ файдалануга этаплап күчүне тәэмин итү, СТГ җитештерү-сату инфраструктурасын һәм СТГ эшләүче транспорт паркын синхронлы үстерү, газ-мотор ягулыгы сыйфатында СТГ файдалануга этәргеч бирү механизмнарын эшләп чыгару мәсьәләләре бергәләп карала.
Хәзерге вакытта, Татарстан Республикасы җитәкчелеге куйган бурычларны һәм яңа тенденцияләрне исәпкә алып, Татарстан Республикасының "2018-2030 елларга Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы сыйфатында сыегайтылган табигый газ базарын үстерү" ярдәмче программасын актуальләштерү буенча ведомствоара эш үткәрелә. Актуальләштерү йомгаклары буенча әлеге ярдәмче программа раслау өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына җибәреләчәк.
Фәнне һәм техниканы үстерүгә финанс ярдәменең кытайкүләм ассоциациясенең Венчур инвестицияләре буенча комиссиясе генераль сәркатибе госпожа Сю Сяопин җитәкчелегендәге Кытай делегациясе 9 апрельдән 12сенә кадәрге чорда Татарстанга визит ясый. Визитның төп максаты – бу көннәрдә "Казан Экспо" ХКҮ уза торган Россия венчур форумы 2019 катнашу.
Татарстан халыкара энергия-ресурс нәтиҗәлелеге форумы (ТЭФ-2019) кысаларында, көннең икенче яртысында, "Газ-мотор ягулыгы базарын үстерү: тәҗрибә, проблемалар, перспективалар" темасына семинар булды, анда РФ Энергетика министрлыгы, ТР Сәнәгать министрлыгы вәкилләре һәм 40 артык РФ субъектыннан үз төбәгендә газ-мотор ягулыгы өлкәсен үстерүгә җавап бирүче вәкилләр катнашты.
Бүген ТЭФ-2019 форумы кысаларында, ТР Хөкүмәте утырышыннан соң, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән "Энел Россия" ГАҖ арасында Яңартылучы энергия чыганакларын үстерү өлкәсендә мәгълүмат алмашу турында килешү имзаланды.
Энергиянәтиҗәлелек буенча ТЭФ-2019 Татарстан халыкара форумы кырларында бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең утырышы булды. Чарада шулай ук РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын да катнашты. Модераторы Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин булды.
Бүген "Казан Экспо" Халыкара күргәзмәләр үзәгендә ТЭФ-2019 Татарстан халыкара энергия-ресурс нәтиҗәлелеге форумы ачылды.
Чараны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, "Энел Россия" ГАҖ башлыгы Карло Палашано Вилламанья катнашты.
Бүген ТР Сәнәгать министрлыгында министр урынбасары Алексей Савельчевның Саха Республикасы (Якутия) сәнәгать һәм геология министры Максим Терещенко белән очрашуы булды. Якутия министрлыгыннан килгән коллегалар ТЭФ-2019 булган визитлары кысаларында "2013-2023 елларга Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү" программасын тормышка ашыру буенча республика тәҗрибәсе, шулай ук кысылган табигый газга транспорт чараларын күчерү һәм сатып алу тәҗрибәсе белән кызыксынды.
Шунысы әһәмиятле, республикада автомобильләргә газ тутыра торган 20 компрессор станциясе – АГНКС урнаштырылган һәм Менделеевск муниципаль районында 1 күчмә газ белән тәэмин итү пункты – ПАГЗ бар. Ә 10-12 апрель көннәрендә узачак энергия-ресурс нәтиҗәлелеге буенча ТЭФ-2019 Татарстан халыкара форумының "Казан Экспо" ХКҮдәге күргәзмәләр экспозициясендә газда эшләүче автомобиль һәм авыл хуҗалыгы техникасы күрсәтеләчәк.
Бүген 2019 елда хезмәткәрләрне алгарышлы һөнәри укыту буенча инвестиция проектларына ярашлы рәвештә эшчәнлекне реструктуризацияләүне һәм модернизацияләүне гамәлгә ашыручы оешмаларның инвестиция проектларын һәм заявкаларын карау һәм бәяләү буенча Ведомствоара эш төркеменең икенче утырышы узды. Чараны министр урынбасары Алмаз Хөсәенов уздырды. Киңәшмәдә җиде предприятиенең инвестиция проектлары каралды. Нәтиҗәдә машина төзү, химик һәм җиңел сәнәгать, шулай ук төзелеш материалларын җитештерү предприятиеләренең берничә заявкасы килештерелде һәм хупланды.
Форум ел саен уздырыла торган ике тармак чарасыннан трансформацияләнгән: 20 нче "Энергетика. Ресурс саклау" халыкара махсус күргәзмәсе һәм 19 нчы "Энергия-ресурс нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау" халыкара симпозиумы. Форум беренче мәртәбә "Казан Экспо" ХКҮ территориясендә узачак, аны ачу тантанасы 10 апрель көнне 8.00 сәгатьтә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак. Бу хакта бүген энергиянәтиҗәлелек буенча ТЭФ-2019 Татарстан халыкара форумына алхәбәр бирүче матбугат конференциясендә сөйләделәр.
"Федераль кунаклардан РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцин үзенең катнашуын раслады. Шул ук көнне 2018 ел йомгаклары буенча энергияне саклау буенча дәүләт программасын тормышка ашыру барышы турында һәм 2019 елга бурычлар хакында ТР Хөкүмәте утырышы узачак. Хөкүмәт утырышы кысаларында "Энел" компаниясе белән хезмәттәшлек турында килешү имзалау күздә тотыла. Әлеге компания яңартыла торган энергия чыганакларын үстерү белән шөгыльләнә", – дип билгеләде министр урынбасары Алмаз Хөсәенов.
Форумның эш программасы 20 якын түгәрәк өстәл эшен, бизнес-очрашуларны һәм панель дискуссияләрен үз эченә ала. Челтәр компаниясе уздырачак түгәрәк өстәл артында санлы икътисад һәм энергия ресурсларын интеллектуаль исәпкә алу мәсьәләләре турында сөйләшенәчәк. Төбәкләрдән килгән кунаклар белән шулай ук Россиянең электр челтәрләре ресурсын үстерү проблемалары хакында да фикер алышыначак. "Татэнерго" түгәрәк өстәлендә җылылык ресурсларын җитештерү, транспортлау һәм бүлү турында сүз барачак. Компания бирелгән коммуналь ресурсларга алыначак түләүләрне түләттерү тәҗрибәсе белән уртаклашачак.
Моннан тыш, чара кунаклары киберкуркынычсызлык темасына эшлекле уенда катнаша һәм галимнәрнең һәм Казан энергетика университеты укытучыларының энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау темаларына блиц-чыгышларын ишетә алачак, дип билгеләде КДЭУ фәнни эш буенча проректоры Эмил Шәмсетдинов.
Күргәзмә экспозицияләрендә газ-мотор ягулыгында эшләүче техника күрсәтеләчәк, асылда уникаль авыл хуҗалыгы үрнәкләре куелачак.
Форум 12 апрельдә "Яшьләр көне" белән төгәлләнәчәк.
Альберт Кәримов бүген республика предприятиеләре вәкилләре катнашында ел саен үткәрелә торган "Казан марафоны" спорт ярышына багышланган киңәшмә уздырды.
2015 елдан башлап Казанда халыкара дәрәҗәсендәге "Казан марафоны" йөгерү чарасы тормышка ашырыла, ул республика халкы арасында спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән. Проект Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан хупланды.
2019 елның 5 маенда "Казан марафоны-2019" җиңел атлетика буенча халыкара ярышлары узачак, аларның концепциясе иң зур халыкара стартларын уздыру мисалына нигезләнгән. Ярышлар барышында түбәндәгечә ярышлар оештырылачак: "TIMERBABY" ползуноклар чабышы, "TIMERKIDS" балалар чабышы, 3 км, 10 км, 21.1 км һәм 42,2 км. Чара стартына бөтен дөнья буйлап барлыгы чама белән 30 000 спортчы һәм йөгерергә яратучы кеше чыгачак.
Программаның иң әһәмиятле элементларының берсе булып Корпоратив лига санала, аның төп максаты – массакүләм спорт чараларында Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары командаларының корпоратив (бергәләп) катнашуы өчен шартлар тудыру.
Чара турында тулырак – биредә