Казан марафоны: йөгерү – спортның иң кулай төре

2019 елның 8 апреле, дүшәмбе

Альберт Кәримов бүген республика предприятиеләре вәкилләре катнашында ел саен үткәрелә торган "Казан марафоны" спорт ярышына багышланган киңәшмә уздырды.

2015 елдан башлап Казанда халыкара дәрәҗәсендәге "Казан марафоны" йөгерү чарасы тормышка ашырыла, ул республика халкы арасында спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән. Проект Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан хупланды.

2019 елның 5 маенда "Казан марафоны-2019" җиңел атлетика буенча халыкара ярышлары узачак, аларның концепциясе иң зур халыкара стартларын уздыру мисалына нигезләнгән. Ярышлар барышында түбәндәгечә ярышлар оештырылачак: "TIMERBABY" ползуноклар чабышы, "TIMERKIDS" балалар чабышы, 3 км, 10 км, 21.1 км һәм 42,2 км. Чара стартына бөтен дөнья буйлап барлыгы чама белән 30 000 спортчы һәм йөгерергә яратучы кеше чыгачак.

Программаның иң әһәмиятле элементларының берсе булып Корпоратив лига санала, аның төп максаты – массакүләм спорт чараларында Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары командаларының корпоратив (бергәләп) катнашуы өчен шартлар тудыру.

Чара турында тулырак – биредә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International