ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 1 апреленнән 6сына кадәрге чорда Мәскәүдә, Ярославльдә, Иваново өлкәсендә, Ульян өлкәсендә һәм Хабаровск краенда ТР Сәнәгать министрлыгына беркетелгән 15 компетенция буенча ярышлар узды. Алардан 7 компетенция буенча ярышлар Мәскәүдә, 2 компетенция буенча – Иваново өлкәсендә, 4 компетенция буенча – Ярославль өлкәсендә, 2 компетенция буенча Ульян өлкәсендә узды, алар барышында өч компетенция буенча ярымфиналлар финалга әйләнде һәм бүгенге көндә нәтиҗәләре игълан ителде:

  1. "Мода технологиясе (12-14)" компетенциясе буенча Виолетта Исаева алтын алды.
  2. "Лазер технологлары-Юниорлар" компетенциясе буенча Данил Цуканов алтын алды.
  3. "Сәнәгый дизайн-Юниорлар" компетенциясе буенча Ульяна Лавренова 511 балл туплады һәм профессиональлек өчен медальон алды.

8 апрельдән 12 апрельгә кадәр Ульянда һәм Хабаровск краенда WorldSkills стандартлары буенча VII Илкүләм һөнәри осталык чемпионаты кысаларында беркетелгән 6 компетенция буенча ярымфиналлар узачак.

Өстәмә:

агымдагы ярышларда ТР Сәнәгать министрлыгының 15 компетенциясе: "Пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү - Юниорлар", "Пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү", "Полимеханика һәм автоматизация", "Космос системалары инженериясе – Юниорлар (14-16)", "Лазер технологияләре-Юниорлар", "Мода технологияләре Юниорлар (12-14)", "Мода технологияләре Юниорлар (14-16)", "Җиңел автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү", "Кузов ремонты", "Мехатроника (дубльләштерүче состав)", "Мехатроника-Юниорлар", "Эретеп ябыштыру технологияләре", "Лаборатор-Химик анализ-Юниорлар", "Лаборатор-Химик анализ", "СПҖ станокларда фрезер эшләре".

Альберт Кәримов ТР Сәнәгать министрлыгында "Претль-НК" компаниясе җитәкчеләре белән очрашу уздырды. Очрашу барышында яклар предприятиегә, шул исәптән санлы һәм технологик чишелешләрне кертүгә юнәлдерелгән проектларны финанслау программалары буенча, дәүләт ярдәме мәсьәләләре турында сөйләште.

Узган атнада төрле илләрдән килгән кунаклар өчен Россиядә газ-мотор техникасына хезмәт күрсәтү буенча иң зур үзәк булып саналучы "РариТЭК" үз ишекләрен ачты. Хәзерге вакытта биредә Яр Чаллы шәһәрендәге барлык метан автопаркына хезмәт күрсәтелә. Ләкин "Техцентр РариТЭК" тагын да күбрәккә исәпләнгән – ул республикадагы барлык газ-баллон техникасына хезмәт күрсәтә ала, бу исә 5000 артык автобус, йөк һәм махсус машина, дигән сүз.

Уникаль объектта бүген "Газпром" ГАҖ идарә рәисе урынбасары Виталий Маркелов, "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, Cavagna Group вице-президенты Рино Каванья, Siemens AG "Энергия һәм Газ җитештерү" департаменты башкарма директоры Майкснер Виллибальд һәм башка кунаклар булып китте. 

Делегация составында – чит илләрдән һәм үзебезнең илдән транспортны газга күчерү, аның экологиялелек дәрәҗәсен арттыру һәм финанс чыгымнарын киметү турында кызыксындыру белдерүче 200 артык иң эре бизнес вәкилләре.

"РариТЭК" үзәге буенча күрсәтмәле экскурсияне "РариТЭК" компанияләре төркеменең генераль директоры Рафаэль Батыршин уздырды.

Маршрут төп керү өлешеннән башланып китте, анда Россия өчен уникаль объект турында мәгълүмат яңгырады. Бу 5000 кв. метрдан һәм 30 посттан артык, метанга үзгәртеп коруның аерым участогы, йөк, җиңел һәм махсус автомобильләргә, шулай ук автобусларга, иң беренче чиратта газда эшләүче ДВСлы автобусларга техник хезмәт күрсәтү, махсус укыту үзәге һәм ГБА техник экспертиза ясау урыны.

Киләсе тукталыш итеп табигый газда эшләүче заманча төрле двигатель модельләре белән агрегатлар цехы каралды. "Газпром" ГАҖ газүткәргечләр салу һәм төзү өчен юл-төзелеш техникасын актив куллана, шуңа күрә дә "РариТЭК" ДК үзендә җитештерелгән газ-мотор двигательләренә махсус игътибар бирелде, алар мондый техника өчен оптималь булып тора.

Алга таба маршрут баллоннарны таныклау цехы һәм транспорт чараларын метанга үзгәртеп кору участогы аша узды. Биредә атаклы корея маркасындагы үзгәртеп корылган автомобильләр күрсәтелде, алар көн саен җирле компания вәкилләре тарафыннан уңышлырак файдаланыла. 

Делегатларның барысына да хәзерге вакытта газда эшләргә мөмкин "КАМАЗ" машинасы күрсәтелде, ул торгызылган һәм үзгәртеп корылган. Әлеге иске машинага "РариТЭК" сервис хезмәтенең тәҗрибәле хезмәткәрләренең тырышлыгы нәтиҗәсендә яңа "гомер" бирелгән. Табигый газда эшләрлек итеп үзгәртелгән мотоцикл экскурсиянең төп "энеҗе бөртеге"нә әйләнде – әлеге техника тулысынча эшли торган һәм бензин модельләреннән бер дә калышмаска сәләтле.

Киң урам мәйданчыгында кунаклар метанда эшләүче йөк, пассажир, юл-төзелеш һәм авыл хуҗалыгы техникасы белән танышты. Техникадан тыш, Рафаэль Батыршин транспортны газга күчерү һәм газ-мотор инфраструктурасы мәсьәләләрендә комплекслы якын килү элементларын да күрсәтте: дегазацияләү постлары (актив һәм пассив), Мобиль автотәэмин итү комплексы, төрле сыешлыклы күчмә автотәэминатчылар һәм баллоннарны таныклау комплексы.

"РариТЭК" техник үзәгендә күп сәгатькә сузылган экскурсия тәмамланганнан соң кунаклар Халыкара эш конгрессының "Газпром" ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары Виталий Маркелов җитәкчелегендәге Эш комитетының "Нефть-газ комплексының заманча технологияләре һәм перспективалы проектлары" утырышына юнәлде.

"РариТЭК Холдинг" АҖ материаллары буенча


4
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәрендәге Технопарк мәйданчыгында, ИТ-Паркның югары технологияләр өлкәсендә сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре өчен "Җитештерүне санлаштыру: гамәли чишелешләр" темасына семинар уза.

Чара эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "Ренова-Холдинг Рус" ҖЧҖ стратегик планлаштыру һәм үсеш директоры Олег Фомичев, ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстанның сәнәгать һәм сәүдә министр Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин һ.б. катнашты. 

Семинарда чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов цифрлы технологияләрнең тиз арада үсеш алуы эшчәнлекнең барлык өлкәләренә дә шактый йогынты ясый дип, ассызыклады. Һәр тармак санлы революцияне күзәтеп бара, компанияләрне үзгәртеп корылырга мәҗбүр итә. Биредә сәнәгать предприятиеләренә, гадәттәгечә, әһәмиятле роль бирелә, дип билгеләде ТР Президенты. Икътисадның реаль секторын санлы технологияләрне эшләп чыгаруга һәм кертүгә җәлеп итү максатында Татарстан Россиядәге әйдәп баручы цифрлаштыру үзәкләре һәм глобаль компанияләр белән үзара хезмәттәшлек итә. 

Болар белән берлектә, республика предприятиеләре санлы технологияләрне үзләштерү буенча үз проектларын да гамәлгә ашыра. Татарстан Республикасы Президенты искәртеп узганча, "КАМАЗ" пилотсыз автомобиль проектын башлап җибәрде, йөк машиналарына актив куркынычсызлык системасын кертә. Бишенче буын машиналарын эшләү барышында цифрлы якын килү алымнары да үзгәргән. Технологияләр сынауларны уздыру һәм җитештерүгә әзерлек вакытын кыскарту мөмкинлеген биргән. 

"ПОЗИС" компаниясе "Ростех" стратегик партнер ярдәмендә яңартылган җитештерү комплексын ачып җибәргән. Санлы технологияләрне кертү хезмәт җитештерүчәнлеген 20%ка арттыру мөмкинлеген бирә. 

"Татнефть" табу эшенең яртысыннан артык өлешен нефть-газ яткылыкларының санлаштырылган икеле модельләреннән файдаланып башкара. Компания җитештерү бәйләнеше һәм телеметрия челтәрләрен оештыру буенча проектны тормышка ашырган. Моннан тыш, "Ренова" белән хезмәттәшлек итү кысаларында шин комплексында "Җайланмаларга мониторинг" проекты да тормышка ашырыла, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. 

Шул ук вакытта Татарстан Президенты республикадагы предприятиеләрнең санлаштыру эшенә аз җәлеп ителгән булуын да билгеләп узды. Әйтик, экспертлар исәпләп чыгарганча, Татарстандагы компанияләрнең нибары өчтән бер өлеше генә цифрлы алымга юнәлеш билгеләгән. "Инде хәзердән үк аналоглы продуктларга ихтыяҗның кимүе күзәтелә. Һәм якын киләчәктә предприятиеләр санлы якын килүгә күчмәсә, яңаларының гына түгел, гадәти базарларның да перифериясендә калачаклар. Боларның барысы да сәнәгый комплекстан артта калуга һәм, тулаем алганда, икътисад өчен куркынычлар барлыкка килүгә китерәчәк", – дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Семинар материалларын монда карап чыгарга була.

Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте материаллары буенча


2
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Хөрмәтле дуслар!

Ел саен 2 апрельдә Россия һәм Беларусия халыклары бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Нәкъ шушы көнне, ике дәүләт президентының "Россия һәм Беларусия берлеге төзү турында" шартнамәгә кул куюы илләрнең үзара интеграцияләнүенә башлангыч биргән.

Берлек оештыруның төп максаты булып дустанә мөнәсәбәтләрне һәм үзара ике як мәнфәгатьләрен исәпкә алып, сәүдә-икътисад хезмәттәшлегенә махсус игътибар биреп, намуслы күршелек итү принципларындагы багланышларны ныгытуга омтылудан гыйбарәт.

Бүген Беларусь БДБ илләре белән Россиянең товар әйләнеше күләмнәре буенча алдынгы урынны алып тора, Белорусьның экспорт продукциясенең яртысы Россия базарына китерелә.

Берлек дәүләте кысаларында уңышлы хезмәттәшлек тәҗрибәсе Беларусь белән Татарстанның сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләрен үстерергә булышты. 2018 елда республикалар арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше АКШ доллары белән 1.194 млрд тәшкил иткән. Безнең предприятиеләр интеграция процессларын үстерүдә уңышлы эшлиләр – тармак проектлары тормышка ашырыла, яңа проектлар булдырыла. Җитештерү кооперациясендәге төп өлкәләр булып машина төзелеше, нефть химиясе һәм медицина тора.

Билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда Белорусь предприятиеләре белән хезмәттәшлек итү өчен уңайлы шартлар тудырылган. Шуңа күрә дә үзара дустанә мөнәсәбәтләрне саклау, республикаларның сәнәгый һәм икътисадый потенциалын арттыру мөһим.

Бу көнне барыгызга да тыныч күк йөзе, оптимизм һәм иминлек телим!

ТР Премьер-министры урынбасары –

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов эшлекле сәфәр белән Даниягә килде. Бүген Копенгагенда ул PRIMO җитәкчелеге белән очрашты.

Халыкара PRIMO компаниясенә 1959 нчы елда нигез салынган, Германиядә, Польшада, Финляндиядә, Норвегиядә, Швециядә, Кытайда һәм Россиядә 14 заводка ия. Сәнәгатьнең төрле тармаклары өчен пластмасса һәм экструзия профильләреннән комплекслы чишелешләр эшләп чыгаруга махсуслашкан.

Очрашу барышында яклар хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сөйләште. Исегезгә төшерик, март аенда Казанда PRIMO компаниясенең Россия бүлекчәләре вәкилләре белән сөйләшүләр үткәрелгән иде инде.


1
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Сәнәгать министрлыгында "Дюраселл Раша" компаниясе һәм Казан сәүдә үзәкләре вәкилләре белән очрашу булды. Чараны Герман Лернер уздырды. Очрашуда өстәмә кабул итү пунктларын оештыру юлы белән, яраксызланган ток чыганакларын аерым җыю инфраструктурасын оештыру турында сүз барды.

Ток элементларын җыю, транспорт белән күчерү һәм утильләштерү буенча бердәм система оештыру сәнәгатьнең калдыкларны эшкәртү, утильләштерү һәм зарарсызландыру тармагын формалаштыруда әһәмиятле этап булып тора.

Билгеле булганча, батарейкаларны утильләштерү санитар нормаларга ярашлы рәвештә, ягъни махсус контейнерларда башкарылырга тиеш. Батарейкалар составында агу дәрәҗәсе югары булган кимендә 10 химик элемент һәм төрле авыр металлар бар. Шуңа күрә дә аларны коммуналь калдыклар ташлана торган чүп бакларына ташлауга юл куелырга тиеш түгел.

Химик матдәләр туфракны гына түгел, ә грунт суларын да пычрата, һавага чыга һәм аз-азлап табигатьне генә түгел, кешелек организмын да агулый.

Татарстан – батарейкаларны тизләтелгән рәвештә утильләштерү буенча Россиянең пилот төбәге. Әлеге режимда ток элементларының 60%ына кадәр өлеше эшкәртелерлек шартлар тудыралачак. Алга таба мондый тәҗрибә башка төбәкләрдә дә җәелдереләчәк.

Батарейкаларны җыю контейнерын литийлы батарейкаларны эшкәртү буенча предприятие белән шартнамә төзегән күп кенә кибетләрдә һәм электроника супермаркетларында күрергә була. Хәзерге вакытта предприятие күп кенә эре сәүдә челтәрләре белән хезмәттәшлек итә, кибетләрдә контейнерлар урнаштырыла.

Россия Сәнәгать министрлыгының, "Дюраселл" компаниясенең һәм сәүдә компанияләренең уртак проекты нәтиҗәсендә 2018 елда төрле сәүдә челтәрләре территориясендә ток элементларын аерып җыю буенча 300 яңа пункт урнаштырылган, бу исә батарейкаларны һәм аккумуляторларны эшкәртү күләмен шактый арттыру мөмкинлеген биргән.

Яраксызланган батарейкаларны җыю өчен контейнер урнаштыру – экологияне яхшырту өчен үз өлешеңне кертү мөмкинлеге ул.

2019 елның 25 апрелендә Казанда "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019" XI Халыкара икътисад саммиты кысаларында Казакъстан товар җитештерүчеләренең сәүдә-икътисад миссиясе узачак.

Казакъстан Республикасының Индустрия һәм инфраструктура үсеше министрлыгы, Казакъстан Республикасының "Атамекен" эшкуарларның милли палатасы, Казан шәһәрендә Казакъстан Республикасы Генераль консуллыгы катнашында Казакъстанның Тышкы сәүдә палатасы һәм Россия Федерациясендә Казакъстан Республикасының Сәүдә вәкиллеге бүлекләре рәсми сәүдә-икътисад миссиясен оештырачак, ул "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019" XI Халыкара икътисад саммиты кысаларында узачак.

Бу көнне "Казан Экспо" ХКҮ В2В форматында эшлекле элемтәләр биржасы узачак, аның максаты турыдан-туры элемтәләр булдырудан, Казакъстан һәм Татарстан компанияләре арасында эшлекле багланышларны үстерүдән гыйбарәт. Казакъстан ягыннан товар җитештерүчеләр түбәндәге өлкәләрдә тәкъдим ителәчәк:

  • туклану продуктлары (эчемлекләр, макарон эшләнмәләре, сөт ризыклары, кондитер эшләнмәләре, май, чәйләр, тәмләткечләр, ярмалар һ.б.);
  • электр техникасы җайланмалары;
  • химия продукциясе;
  • машина төзелеше;
  • балалар өчен товарлар җитештерү һ.б.;

Татарстан Республикасындагы эшлекле даирәләрне, сатып алучы компанияләрне һәм сәүдә челтәрләрен чарада катнашырга чакырабыз.

Оештыру һәм катнашучыларны теркәү буенча барлык сораулар белән Россия Федерациясендә Казакъстан Республикасы Сәүдә вәкиллегенең Казан шәһәрендәге бүлекчәсе хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итүегез сорала, түбәндәге телефоннар буенча: 8 (999) 156-07-00; 8 (903) 305-32-61; 8 (917) 391-22-74 яки түбәндәге электрон адреска: kaztrade.kzn@gmail.com .

Чарада катнашу - бушлай!

Вакыты: 25 апрельдә: 8.00-10.30

Урыны: Казан шәһәре, "Казан Экспо" ХКҮ, Выставочная урамы, 1


29
март, 2019 ел
җомга

Казан вертолет заводында Казанның гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучы өлкән сыйныф укучылары, шулай ук Саха Республикасының (Якутия) төрле мәктәпләреннән Татарстан башкаласы буйлап турга килгән балалар булып китте, Казан вертолет заводына бару әлеге балалар өчен экскурсия программасының зарури пунктына әйләнгән. Хезмәт Даны музеенда мәктәп укучыларына илдә вертолет төзү буенча иң зурларының берсе булган предприятиенең торгызылу этаплары турында сөйләделәр. Балаларны Бөек Ватан сугышы елларында заводта чыгарылган атаклы У-2 (По-2) самолеты кызыксындырды, музейда әлеге очкыч аппарат үз зурлыгында күрсәтелгән. Балаларга шулай ук 1952 елдан башлап Казан вертолет заводында җитештерелгән барлык вертолетлар турында сөйләделәр һәм бупау канатлы машиналарны күрсәттеләр. Соңыннан укучылар ахыргы җыю цехында булдылар.

Мәктәп каникуллары көннәрендә "Казан вертолет заводы" ГАҖ Яшь уйлап табучыларның "Интеллектуальный Будильник" IV россиякүләм слетында катнашучылар да килеп киттеләр. Форум ел саен үз мәйданчыгында төрле юнәлешләрдә белем алучы һәм үзләренең талантын үстерүче 2-11 сыйныфларда укучы балаларны туплый. Алар завод музеен карадылар һәм монтажлау-җыю цехында булдылар, биредә балаларга вертолетлар җитештерүнең технологик процессы турында: компьютерда төзелгән сызымнардан башлап әзер бупау канатлы машина булган өлешенә кадәр башкарылган эшләр турында сөйләделәр. Мәктәп укучылары Ми-8/17, Ансат һәм Ми-38 вертолетларының ни рәвешле әзерләнгәнлеген күрде.

Исегезгә төшерик, Казан вертолет заводы инициативасы белән 2009 елдан башлап 8 нче Казан гимназиясендә "вертолет" сыйныфы оештырылды, анда физика һәм математика фәннәре тирәнтен өйрәтелә. Бу сыйныфта белем алган балалар, мәктәпне бетергәннән соң техник, шул исәптән авиация профилендәге, югары уку йортларына кергәндә яхшы перспективаларга ия була. Ә 2014 елның сентябрендә КВЗ Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы 54 нче мәктәптә дә "вертолет" сыйныфының ачылуы турында игълан итте. Моннан тыш, 2015 елның июлендә, завод инициативасы белән, КФТТУ-КАИда "Вертолет төзелеше" кафедрасы ачылды.

2014 елның сентябрендә КВЗ, 2009 елда 8 нче гимназиядән башланып киткән мәктәп-югары уку йорты-предприятие хезмәттәшлек программасын киңәйтеп, КФТТУ-КАИ Инженерия фестивале кысаларында Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы 54 нче мәктәптә "вертолет" сыйныфының ачылуы турында игълан итте. Гадәткә кергәнчә, "вертолет" сыйныфларында тәҗрибәле педагоглар мәктәп укучыларын фәнни-гамәли олимпиадаларга һәм профильле предметлар буенча конференцияләргә әзерлиләр, математика һәм физика фәннәре буенча өстәмә дәресләр уздыралар, экскурсияләр һәм башка чаралар оештыралар.

"Вертолеты России" холдингының "Казан вертолет заводы" ГАҖ материаллары буенча

Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “Ростех” ДК һәм “Полимикс” ҖЧҖ вәкилләре катнашында завод эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләр буенча киңәшмә узды. Очрашуны Альберт Кәримов уздырды.

Предприятиенең башкарма директоры Алексей Контуров агымдагы вәзгыять турында мәгълүмат җиткерде. Киңәшмә барышында шулай ук дәүләт оборона заказын үтәүгә бәйле мәсьәләләр турында да сөйләшү булды һәм алга таба эшләү буенча планнар билгеләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International