Бүген ТЭФ-2019 форумы кысаларында, ТР Хөкүмәте утырышыннан соң, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән "Энел Россия" ГАҖ арасында Яңартылучы энергия чыганакларын үстерү өлкәсендә мәгълүмат алмашу турында килешү имзаланды.
Килешүгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Россиядә Enel башлыгы Карло Палашано Вилламанья кул куйды.
Килешү, төбәктә яңартылучы энергетиканы үстерү мөмкинлекләрен ачыклау максатында, Enel төркеменең яңартылучы энергия чыганаклары буенча глобаль бүлекчәсе Enel Green Power тәҗрибәсенә һәм белемнәренә таянып, әйләнә-тирә мохит параметрларына (җил тизлеге, температура, атмосфера басымы) техник тикшеренүләрне бергәләп уздыруны күздә тота.
Альберт Кәримов форумда ясаган чыгышы вакытында ассызыклап үткәнчә, республикада яңартыла торган энергия чыганакларыннан файдаланып, асылда, җил энергиясе нигезендә альтернатив энергетиканы үстерүгә зур игътибар бирелә. ТР Президенты ярдәмендә 2018 елдан башлап республиканың Кама Тамагы, Балык Бистәсе һәм Спас районнарында җил үлчи торган махсус комплекслар ярдәмендә тикшерү эшләре алып барыла (тикшерүләр 100 м кадәрге биек урыннарда гамәлгә ашырыла). 2019 елның 2 ярты елы башланганда җил үлчәү эшләрен төгәлләү планлаштырыла.
Карло Палашано Вилламанья болай дип билгеләде: "Бу килешү Татарстан төбәгендә безнең мөмкинлекләрне киңәйтеп җибәрә һәм без энергетика өлкәсендә яңа проектларны үстерү максатында башланган инициативаларны дәвам иттерергә шат. Татарстан Республикасында зур сәнәгать потенциалы бар һәм ул илдәге иң тиз үсеш алучы, яңа бизнес-проектларны үстерү өлкәсендә, шул исәптән яңартылучы энергетика секторында да, төрле мөмкинлекләрне тәкъдим итүче төбәкләрнең берсе булып танылды.”