Фәнне һәм техниканы үстерүгә финанс ярдәменең кытайкүләм ассоциациясенең Венчур инвестицияләре буенча комиссиясе генераль сәркатибе госпожа Сю Сяопин җитәкчелегендәге Кытай делегациясе 9 апрельдән 12сенә кадәрге чорда Татарстанга визит ясый. Визитның төп максаты – бу көннәрдә "Казан Экспо" ХКҮ уза торган Россия венчур форумы 2019 катнашу.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында очрашу булды, аның барышында Кытай Халык Республикасы белән икътисад өлкәсендә үзара хезмәттәшлек итү перспективалары турында сөйләшү булды, шулай ук Кытай ягыннан янгын сүндерү чараларын җитештерү һәм тормышка ашыру проекты күрсәтелде.