Бүген ТР Сәнәгать министрлыгында министр урынбасары Алексей Савельчевның Саха Республикасы (Якутия) сәнәгать һәм геология министры Максим Терещенко белән очрашуы булды. Якутия министрлыгыннан килгән коллегалар ТЭФ-2019 булган визитлары кысаларында "2013-2023 елларга Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү" программасын тормышка ашыру буенча республика тәҗрибәсе, шулай ук кысылган табигый газга транспорт чараларын күчерү һәм сатып алу тәҗрибәсе белән кызыксынды.
Шунысы әһәмиятле, республикада автомобильләргә газ тутыра торган 20 компрессор станциясе – АГНКС урнаштырылган һәм Менделеевск муниципаль районында 1 күчмә газ белән тәэмин итү пункты – ПАГЗ бар. Ә 10-12 апрель көннәрендә узачак энергия-ресурс нәтиҗәлелеге буенча ТЭФ-2019 Татарстан халыкара форумының "Казан Экспо" ХКҮдәге күргәзмәләр экспозициясендә газда эшләүче автомобиль һәм авыл хуҗалыгы техникасы күрсәтеләчәк.