Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү һәм автотранспорт чараларын, авыл хуҗалыгы техникасын сыегайтылган табигый газга (СТГ) күчерү эшен оештыру һәм координацияләү буенча эш төркеменең дүртенче утырышы булды. Утырышны министр урынбасары Алексей Савельчев уздырды. Катнашучылар арасында автотранспорт компанияләренең, газда эшли торган йөк һәм автомобиль техникасын җитештерүче компанияләрнең, башка министрлыкларның һәм ведомстволарның вәкилләре бар иде.
Утырышта катнашучылар белән берлектә йөк транспортында һәм авыл хуҗалыгы техникасында СТГ файдалануга этаплап күчүне тәэмин итү, СТГ җитештерү-сату инфраструктурасын һәм СТГ эшләүче транспорт паркын синхронлы үстерү, газ-мотор ягулыгы сыйфатында СТГ файдалануга этәргеч бирү механизмнарын эшләп чыгару мәсьәләләре бергәләп карала.
Хәзерге вакытта, Татарстан Республикасы җитәкчелеге куйган бурычларны һәм яңа тенденцияләрне исәпкә алып, Татарстан Республикасының "2018-2030 елларга Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы сыйфатында сыегайтылган табигый газ базарын үстерү" ярдәмче программасын актуальләштерү буенча ведомствоара эш үткәрелә. Актуальләштерү йомгаклары буенча әлеге ярдәмче программа раслау өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына җибәреләчәк.