ТЭФ-2019 ачылды

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Бүген "Казан Экспо" Халыкара күргәзмәләр үзәгендә ТЭФ-2019 Татарстан халыкара энергия-ресурс нәтиҗәлелеге форумы ачылды.

Чараны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Премьер-министр урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, "Энел Россия" ГАҖ башлыгы Карло Палашано Вилламанья катнашты.

ТЭФ-2019 "Энергетика. Ресурс саклау" 20 нче халыкара махсуслашкан күргәзмәсен һәм "Энергия-ресурс нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау" 19 нчы халыкара симпозиумын үз эченә ала. Әлеге чаралар Идел буе федераль округында энергетика тематикасы буенча иң әйдәп баручы чараларның берсе буларак тәкъдим ителде. Шул рәвешле, форум урынын гына түгел, форматын да үзгәртте.

Форум эшендә илнең 50 артык төбәгеннән 170 артык компания һәм вәкил, шулай ук чит ил партнерлары катнашты.

Сәламләү сүзләрендә Рөстәм Миңнеханов болай дип билгеләде: "Хәзерге дөньяда ресурсларны сакчыл куллану – ул көндәшлеккә сәләтле булуның һәм нәтиҗәлелекнең төп звеносы. Энергетикага бәйләнгән һәр нәрсә – яңа күп кенә технологик чишелешләргә бәйле. Безнең форумга уңышлы эш телим, компанияләр яңа партнерлар тапсын, бер-берсе өчен файдалы булсыннар".

Исегезгә төшерик, ТЭФ-2019 2019 елның 10 апреленнән 12сенә кадәр узачак.

Тэглар: #ТЭФ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International