Форум ел саен уздырыла торган ике тармак чарасыннан трансформацияләнгән: 20 нче "Энергетика. Ресурс саклау" халыкара махсус күргәзмәсе һәм 19 нчы "Энергия-ресурс нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау" халыкара симпозиумы. Форум беренче мәртәбә "Казан Экспо" ХКҮ территориясендә узачак, аны ачу тантанасы 10 апрель көнне 8.00 сәгатьтә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак. Бу хакта бүген энергиянәтиҗәлелек буенча ТЭФ-2019 Татарстан халыкара форумына алхәбәр бирүче матбугат конференциясендә сөйләделәр.
"Федераль кунаклардан РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцин үзенең катнашуын раслады. Шул ук көнне 2018 ел йомгаклары буенча энергияне саклау буенча дәүләт программасын тормышка ашыру барышы турында һәм 2019 елга бурычлар хакында ТР Хөкүмәте утырышы узачак. Хөкүмәт утырышы кысаларында "Энел" компаниясе белән хезмәттәшлек турында килешү имзалау күздә тотыла. Әлеге компания яңартыла торган энергия чыганакларын үстерү белән шөгыльләнә", – дип билгеләде министр урынбасары Алмаз Хөсәенов.
Форумның эш программасы 20 якын түгәрәк өстәл эшен, бизнес-очрашуларны һәм панель дискуссияләрен үз эченә ала. Челтәр компаниясе уздырачак түгәрәк өстәл артында санлы икътисад һәм энергия ресурсларын интеллектуаль исәпкә алу мәсьәләләре турында сөйләшенәчәк. Төбәкләрдән килгән кунаклар белән шулай ук Россиянең электр челтәрләре ресурсын үстерү проблемалары хакында да фикер алышыначак. "Татэнерго" түгәрәк өстәлендә җылылык ресурсларын җитештерү, транспортлау һәм бүлү турында сүз барачак. Компания бирелгән коммуналь ресурсларга алыначак түләүләрне түләттерү тәҗрибәсе белән уртаклашачак.
Моннан тыш, чара кунаклары киберкуркынычсызлык темасына эшлекле уенда катнаша һәм галимнәрнең һәм Казан энергетика университеты укытучыларының энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне саклау темаларына блиц-чыгышларын ишетә алачак, дип билгеләде КДЭУ фәнни эш буенча проректоры Эмил Шәмсетдинов.
Күргәзмә экспозицияләрендә газ-мотор ягулыгында эшләүче техника күрсәтеләчәк, асылда уникаль авыл хуҗалыгы үрнәкләре куелачак.
Форум 12 апрельдә "Яшьләр көне" белән төгәлләнәчәк.