ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2021 ел
җомга

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Энергияне саклау технологияләре үзәге» ДАУ директоры Марат Әхмәров һәм директор урынбасары - «Татарстан» ТКҮ җитәкчесе Шамил Бәйрәмов Архангельск өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең проект эшчәнлеге буенча урынбасары Виктор Иконников һәм Архангельск шәһәре «Региональ үсеш агентлыгы» АҖ генераль директоры Максим Заборский белән очрашу уздырдылар. 

Архангельск өлкәсе делегациясенең Татарстан Республикасына визитының максаты – хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өлкәсендә Татарстан Республикасының төбәк компетенцияләр үзәге эшчәнлеген оештыруда тупланган тәҗрибә алу, шулай ук «Процесслар фабрикасы» укыту мәйданчыгын бәяләү.

Исегезгә төшерәбез, «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты РФ Президенты Владимир Владимирович Путинның 2018 елдагы Май Указы белән расланган һәм илдә хезмәт җитештерүчәнлеген өзлексез үстерү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Моның өчен бизнеска дәүләт ярдәме чаралары комплексы эшләнгән, ул эшчәнлек процессларын оптимальләштерүдә финанс яктан этәргеч бирү, эксперт ярдәме, илкүләм проект предприятиесенең цифрлы экосистемасына онлайн-сервислар кертү, WorldSkills белгечләрен һәм инфраструктурасын җәлеп итеп, рационализаторлар хәрәкәтен формалаштыруны үз эченә ала. 

«Энергия» (ПСЭ) эш системасы конкурсы нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы филиал» буларак, филиал икенче ел рәттән лидерлык позицияләрен тота.

Компаниянең генераль директоры Илшат Фәрдиев катнашкан киңәшмә компаниянең барлык филиалларына видеоконференцэлемтә режимында трансляцияләнде. Чара Чистай электр челтәрләренең тәҗрибә-конструкторлык эшләре кысаларында эшләнгән һәм илдә аналогы булмаган «Байпас комплекслы системасы»н караудан башланды.

Аннары компания җитәкчеләре Әлки РЭСы ябык складына күчте, анда корал һәм материалларны саклау 5С системасы таләпләренә туры китереп оештырылган (сортировкалау, чисталыкта тоту, тәртип саклау, стандартлаштыру, камилләштерү). Әлеге Сакчыл җитештерү инструментын соңрак каралган бригада автомобильләрендә һәм гаражларында куллану шулай ук бригаданы әзерләү һәм урынга чыгару, инструментлар һәм җайланмаларны урнаштыру вакытын, эш урынын әзерләү чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирә, бу, үз чиратында, хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга булыша.

Эш бүлмәләрен карау барышында кунакларга кайдзен-тәкъдимнәр күрсәтелде – авторлар үз инициативаларының уңай нәтиҗәләре турында сөйләде һәм катнашучыларның барлык сорауларына җавап бирде. Барлыгы өч дистәдән артык «кайдзен» һәм рационализаторлык тәкъдиме күрсәтелде, алар актив хезмәткәрләрнең үз эшчәнлегенә иҗади якын килүенең шактый киң диапазанонын иллюстрацияли.

Презентация алга таба да административ бинада цифрлы форматта дәвам иттерелде. Биредә, мастерлар кабинетында, видеостенада техник хезмәт күрсәтү төркеме һәм «Кечкенә яхшырту» сыйфат түгәрәге эшчәнлеге нәтиҗәләре, шулай ук кулланучыларны электр энергиясе белән ышанычлы тәэмин итү буенча бүлү челтәрләрендә нәтиҗәлелек күрсәткечләренә ирешүгә мониторинг күрсәтелде. 

Интерактив тактада филиал эшчәнлеге күрсәткечләренә мониторинг презентациясе дә үткәрелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, SFM стенды, кирәк булганда, онлайн режимында компаниянең стратегик максатларына һәм филиалның санлы максатчан күрсәткечләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булсын өчен оештырылган.

Аннары «Энергия» җитештерү системасы җитәкчесе – сакчыл эшчәнлек кертү бүлеге башлыгы Татьяна Иванова чыгыш ясады.

Киләсе елга бурычлар арасында, «Тойота» Җитештерү Системасының дөньякүләм критерийларына туры килүенең бронза дәрәҗәсен алу максатында, «Энергия» эшчәнлек системасын үстерү буенча чаралар планын үтәү аталды.

Бу юлы киңәшмәнең төп темасы – компаниянең технологик тоташтыру өлкәсендәге эшчәнлеге – эшчәнлек юнәлеше буенча нәтиҗәлелек күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау Идарә, филиал һәм РЭС дәрәҗәләрендә тәкъдим ителде. Технологик тоташтыру, хокукый эш һәм милек буенча генераль директор урынбасары Вадим Лукин, ОТПр ЧЭС җитәкчесе Айнур Сәйфетдинов, Әлки РЭСы җитәкчесе Руслан Шәйхетдинов тиешле нотыклар белән чыгыш ясады.

Башка докладчыларның компаниядә исәпкә алу приборы урнаштыру, башка хезмәтләрне үстерү (мөрәҗәгать итүчегә турыдан-туры тоташу кысаларында егәрлекне бүлү белән бәйле документлар комплектын әзерләү буенча түләүле хезмәт күрсәтү өлешендә) технологик тоташтыру процессы логистикасына, шулай ук ОТПр сыйфат түгәрәге эшенең барышына багышланган чыгышларында да электр челтәрләренә тоташтыру проблемалары кузгатылды.

Йомгаклау сүзендә компаниянең генераль директоры да мөрәҗәгать итүчеләр белән аралашу темасының өстенлекле булуына күрсәтте, ул әлеге этапта технологик тоташтыруның компания эшчәнлегендәге иң әһәмиятле юнәлешләрнең берсе булуын билгеләде.

Докладлардан соң бүләкләү тантанасы уздырылды, анда «Энергия» эшчәнлек системасы конкурсы лауреатлары бүләкләнде. «Иң яхшы филиал» акчалата сертификат белән билгеләп үтелде (акчалар хезмәткәрләрне укытуга юнәлтеләчәк), шулай ук бәйгенең башка номинацияләрендә җиңүчеләргә дә дипломнар һәм матди бүләкләр тапшырылды. «Иң яхшы сыйфат түгәрәге» һәм «Процессларны камилләштерүнең иң яхшы төркеме» номинацияләрендә җиңүчеләр грамоталар һәм 5С системасы таләпләренә туры китереп, эш урыннарында да, өйдә дә тәртип булдыру өчен инструментларны саклау өчен бокслар алдылар.

«Сетевая компания» интеллектуаль исәпләү приборларын кертә. Аларны урнаштыру заказчы фатирында яки аның күршеләрендә электр энергиясен өзмичә генә башкарыла.

Татарстанда «Сетевая компания»нең интеллектуаль исәпкә алу приборларын кертү, шулай ук клиентларга кирәкле документларны шәхси кабинет аша рәсмиләштерү мөмкинлеген бирү яңа кулланучыларны электр челтәрләренә тоташтыру өчен вакытны кыскартырга ярдәм итә.

Компаниянең Идел буе электр челтәрләре филиалында технологик тоташтыру буенча директор урынбасары Илназ Разов сүзләренә караганда, һәр клиентның килешүе, тоташтыру өчен дөрес техник чишелешләрне куллану өчен, җентекләп карала.

«Сетевой компания»нең тагын бер яңалыгы – тоташтыру ысулы. Барлык эшләр дә, заказчыда һәм аның күршеләрендә электр энергиясе белән проблема булмасын өчен, егәрлек астында гамәлгә ашырыла.


1
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан белән Архангельск өлкәсенең үзара файдалы хезмәттәшлеген ныгыту өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Архангельск өлкәсе Губернаторы Александр Цыбульский белән очрашу барышында хәбәр итте. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Рөстәм Миңнеханов Александр Цыбульскийга Татарстанга булган сәфәре һәм республика белән үзара файдалы элемтәләрне ныгыту мәсьәләләренә игътибары өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, төбәкләрдә уртак эшнең яхшы традицияләре бар. «Татарстан йөк автомобильләре, автобуслар, шиннар, нефть химиясе продукциясе, пыяла, азык-төлек продуктлары, юу чаралары һәм парфюмерия, медицина инструментлары һәм җиһазлар, башка товарлар белән тәэмин итә. Архангельск өлкәсеннән целлюлоза-кәгазь сәнәгате продукциясе кертелә. Без үзара тәэмин итүне арттыру яклы, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Предприятиеләргә ярдәм итү мөһим. Без элемтәләрне тагын нинди юнәлешләрдә киңәйтергә мөмкин булуын игътибар белән карарга тиеш дип уйлыйм. Чөнки эре предприятиеләр бик күп компонентлардан файдаланучылар булып тора».

Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре арасында Президент цифрлаштыру, продукцияне алга этәрү, сатып алу һәм сату буенча онлайн-формаларны үстерү, уңайлы шәһәр тирәлеген үстерү, белем бирү һәм кадрлар әзерләүне атады.  Ул шулай ук суднолар төзелеше, мәдәни мирас объектларын саклау һәм нефть сәнәгате өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә тәкъдим итте. 

Рөстәм Миңнеханов, төбәкләр арасындагы хезмәттәшлекнең актив үсешенә Казан белән Архангельск арасында турыдан-туры һава юллары ярдәм итә, дип өстәде. «Туры авиарейс булуы – бик мөһим, дип саныйм. Туризмны үстерү планында да, эшлекле өлкәдә дә. Татарстан һәм Архангельск өлкәсе – илебезнең эре төбәкләре. Безнең министрлыклар, ведомстволар һәм предприятиеләр актив эшләргә тиеш», – диде ТР Президенты.

Александр Цыбульский, үз чиратында, Татарстан белән Архангельск өлкәсе арасындагы хезмәттәшлек бик мөһим, дип билгеләп үтте. Делегациянең республикага визит нәтиҗәсе булып 4 килешү имзаланды, шул исәптән югары белем бирү һәм ИТ-технологияләр өлкәсендә дә. «Минемчә, Татарстан бу үзгәрешләрнең авангардында тора. Мин сезнең белән бергә Иннополис төзүгә һәм үстерүгә мөнәсәбәтле булдым. Чыннан да, төрле фикерләр булды. Әмма бүген без аның эшчәнлек нәтиҗәсен һәм, тулаем алганда, махсус икътисадый зоналар институтына үзгәргән мөнәсәбәтне күрәбез. Мин ышанам ки, бездәге югары уку йортлары Иннополис белән хезмәттәшлекнең нәтиҗәле һәм гамәли программаларын төзи ала, алар безнең икътисадны җитди үзгәртеп коруга китерәчәк», – диде Губернатор.

Эш визиты кысаларында делегация шулай ук «А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ булды, анда Татарстан Республикасы Вице-премьеры –  Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Корпорация вәкилләре, завод җитәкчелеге катнашты.

Кунаклар корпус әзерләү, стапель-төзеп бетерү һәм секция-җыю производстволарын, торбалар һәм кою цехларын карадылар, граждан судноларын төзү барышы белән таныштылар, шулай ук предприятиенең машина төзелеше һәм кою продукциясе күргәзмәсе белән таныштылар.

Суднолар төзү заводының тарихы һәм казанышлары турында делегация әгъзаларына предприятиенең хәрби һәм хезмәт даны музеенда сөйләделәр.

Россия кластерларын һәм технопаркларын үстерү ассоциациясе тарафыннан «Сәнәгать технопарклары: эшчәнлек оештыру һәм аның белән идарә итү» белем программасы эшләнгән һәм гамәлгә ашырыла, ул сәнәгать технопаркларын төзү буенча яңа проектлар инициаторларының, шулай ук гамәлдәге технопаркларның һәм КУЭ ярдәм итүнең төбәк инфраструктурасы эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән идарә командалары вәкилләренең квалификациясен күтәрүгә юнәлдерелгән.

Белем бирү программасында катнашу өчен икътисад, инновация һәм сәнәгать сәясәте өлкәсендә башкарма хакимият органнары, кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү инфраструктурасы оешмалары вәкилләре, технопаркларның һәм сәнәгать технопаркларының идарә компанияләре җитәкчеләре һәм белгечләре, шулай ук сәнәгать технопаркы моделе буенча сәнәгать мәйданчыкларын үстерүдә мәнфәгатьле булган эре һәм урта бизнес вәкилләре чакырыла.

Хәзерге вакытта Ппрограмманың 4 нче агымына гаризалар кабул ителә, ул 2021 елның 12 маеннан 10 июненә кадәр барачак. Укыту өчен гаризалар 2021 елның 23 апреленә кадәр кабул ителәчәк.

Программа нәтиҗәләре буенча тыңлаучыларга билгеләнгән үрнәктәге квалификация күтәрү турында таныклыклар биреләчәк.

Программа турында тулырак мәгълүмат Ассоциациянең www.akitrf.ru сайтында һәм Программаның www.akitrf.ru сайтында урнаштырылган.

Элемтә өчен җаваплы зат: Подковыров Александр Викторович, «Сәнәгать технопарклары: эшчәнлек оештыру һәм аның белән идарә итү» белем программасы җитәкчесе (тел.: +7-915-315-08-56, e-mail: edprom@akitrf.ru)

Белем программасы

Тематик план

2021 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасы югары уку йортлары вәкилләре делегациясе Үзбәкстан Республикасында Татарстан Республикасы вәкиллегендә булган. 

Очрашуда Казан милли тикшеренү технология университетының (КНИТУ-КХТИ) Өзлексез белем бирүне үстерү институты директоры Овсиенко Л.В., Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары Галиуллин Р.М., Казан (Идел буе) федераль университетының кабул итү комиссиясе җаваплы секретаре урынбасары Борисова А.Н., КНИТУ-КХТИ уку йортын тәмамлаган Мусаев М.А. катнашкан.

Татарстан югары уку йортлары вәкилләре Ташкентка Үзбәкстанда «Россотрудничество» вәкиллеге үткәрә торган 2021/2022 уку елына сайлап алу кампаниясен үткәрүдә катнашу өчен килгән.

Үзенең сәламләү сүзендә Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиле А.А.Әхтәриев Татарстан Республикасы югары уку йортларында Үзбәкстан Республикасыннан килгән студентлар саны буенча югары күрсәткечләр булуын билгеләп үткән, анда республиканың барлык өлкәләреннән 4 меңнән артык егет һәм кыз бакалавриат, магистратура һәм аспирантураның иң алдынгы программалары буенча белем ала икән.

Югары уку йортлары вәкилләре Үзбәкстан Республикасы уку йортлары белән хезмәттәшлек итү планнары, шулай ук Казанда укуга күбрәк абитуриентларны җәлеп итү идеяләре белән уртаклашкан.


31
март, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында 2020 елның 9 аенда кече һәм урта эшкуарлык  өлеше 25%тан артып киткән. Тулаем республика эшкә яраклы халыкның 33%ы кече һәм урта эшкуарлыкта мәшгуль.


30
март, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 21-23 апрелендә Казан шәһәрендә Ягулык-энергетика ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм экология буенча Татарстан халыкара форумы ТЭФ-2021 узачак.

ТЭФ-2021 үткәрү кысаларында «Без энергетика нәтиҗәлелеген сайлыйбыз - 2021» яшьләр инициативалары республика конкурсы (алга таба – Яшьләр конкурсы) һәм массакүләм мәгълүмат чаралары һәм предприятиеләрнең матбугат хезмәтләре арасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру буенча республика конкурсы (алга таба – ММЧ конкурсы) үткәрелә.

Конкурслар энергетика ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту өлкәсен популярлаштыру максатында үткәрелә һәм 2021 елның 1 мартыннан башланып киттеләр.

Конкурс нәтиҗәләре һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы:

– ММЧ конкурсы буенча 2021 елның 21 апрелендә «2020 ел нәтиҗәләре буенча «Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышы һәм 2021 елга бурычлар турында» Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы кысаларында уздырылачак;

– Яшьләр конкурсы буенча 2021 елның 23 апрелендә ТЭФ-2021
 Яшьләр көнен уздыру кысаларында үткәреләчәк.

Конкурс комиссиясе гаризаларны һәм конкурс документациясен 2021 елның 31 мартына кадәр бары тик электрон рәвештә генә
е-mail: cetrt@mail.ru  адресы буенча кабул итә, тел./факс (843)272-99-43,
272-19-21, (843)272-99-69, «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан  Республикасының Энергия саклау технологияләре үзәге» ДАУ  мәгълүмат-нәшрият һәм белем бирү эшчәнлеге бүлеге, сайт: cet.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов бүген Enel төркеме вәкилләре белән очрашты. Чарада «Энел Россия» ГАҖ генераль директоры Стефан Звегинцов һәм «Энел Икс Рус» ҖЧҖ генераль директоры Алексей Леонов катнашты. 

«Энел Россия» ГАҖ илдә Enel төркеменең төп активы – халыкара энергетика компаниясе һәм дөнья базарында электр энергиясе, газ һәм яңартыла торган энергия чыганаклары булган әйдәп баручы интеграцияләнгән уенчы булып тора. Компания РФ территориясендә эшчәнлек алып бара, аның җитештерү филиалы бар – өч газ электростанциясе: Конаково ГРЭСы, Невинномысск ГРЭСы һәм Урта Урал ГРЭСы.  Моннан тыш, «Энел Россия» ГАҖ җил генерациясе өлкәсендә өч проектны гамәлгә ашыра: Азов җил электр станциясе (90 МВт), Кольск җил электр станциясе (201 МВт) һәм Родниково җил электр станциясе (71 МВт). 

«Энел Россия» ГАҖ сәнәгать предприятиеләрен һәм көнкүреш кулланучыларын электр һәм җылылык энергиясе белән җирле бүлү челтәрләре аша тәэмин итә, алар, нигездә, Россия Федерациясенең Европа өлешендә һәм Уралда урнашкан. 

Очрашуда Татарстан Республикасында яклар арасында яңартыла торган энергия чыганакларын, микрогенерацияне үстерү, электр транспорты өчен заряд инфраструктурасы белән тәэмин итү һәм электротранспорт чарасы белән челтәр арасында ике яклы алмашуны билгеләргә мөмкинлек бирә торган технологияләрне куллану мөмкинлекләре өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән мәсьәләләр каралды.

Очрашу ахырында яклар төрле форматтагы хезмәттәшлекне дәвам иттерергә әзер булулары турында белдерде.

POZIS компаниясе (Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингының «Техмаш» ФҖК» АҖ керә идарәсе контурына керә) белән «РТ-СОЦСТРОЙ» ҖЧҖ хезмәттәшлек турында килешү имзалаган.

Килешүгә «ПОЗиС» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов һәм «РТ-СоцСтрой» генераль директоры Дмитрий Демин кул куйган. Уртак эш кысаларында инжиниринг һәм медицина билгеләнешендәге объектларны җиһазландыру мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек итү планлаштырыла. Кан һәм вакциналарны саклау өчен фармацевтика һәм лаборатор суыткычлар, медицина суыткычлары җитештерүгә аерым игътибар биреләчәк.

Килешү, төзелеш объектларын тәэмин итү һәм җиһазлау максатында, озак сроклы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International