Бүген «ИНТЕРПОЛИТЕХ: SpecTransExpo-2021» III Халыкара махсус транспорт салоны кысаларында «Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренең фәнни-техник эшләнмәләре һәм аларны диверсификация проектларында куллану» темасы буенча Сәнәгатьчеләр һәм эшкуарларның республика берлеге комиссиясе утырышы узды.
Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Россия Сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге комиссиясе рәистәше Михаил Дмитриев, Россия Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясе әгъзасы Вячеслав Шпорт, шулай ук Омск өлкәсе, Санкт-Петербург шәһәре, «Ростех» дәүләт корпорациясе, Хәрби фәннәр академиясе, «Рособоронэкспорт» АҖ, Татарстан Республикасы, Марий Эл Республикасы, Түбән Новгород өлкәсе, Удмуртия Республикасы, Тверь өлкәсе, Омск өлкәсе буенча Россия Сәнәгатьчеләр һәм эшкуарлар берлеге тармак ассоциацияләре, берлекләре һәм төбәк бүлекчәләре, Мәскәү, Липецк, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Түбән Кама, Казан, Түбән Тагил, Ижевск, Йошкар-Ола шәһәрләренең сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Утырыш барышында Россия оборона-сәнәгать комплексы оешмаларында эш тармагын диверсификацияләү буенча агымдагы вәзгыять һәм планнар турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасында Россиянең оборона-сәнәгать комплексы составына керә торган һәм сугыш кирәк-яраклары, махсус химия, авиатөзелеш, суднолар төзү һәм радиоэлектроника җитештерү өлкәсендә эшләүче 27 эре һәм урта предприятие бар.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин йөкләмәсе нигезендә, Татарстанның оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре узган ел нәтиҗәләре буенча 2020 елга билгеләнгән гомуми җитештерү күләмендә гражданнар продукциясе җитештерү өлешен 17%ка арттырган. «Казан «Электроприбор» заводы» ААҖ, «Казан вертолет заводы» ГАҖ, «ПОЗИС» АҖ – лидерлар рәтендә.
Шуның белән берлектә, республиканың оборона-сәнәгать комплексының аерым предприятиеләре дәүләт оборона заказы кысаларында бөтен продукцияне диярлек җитештерә. Бу, нигездә, тармакның үзенчәлегенә һәм гражданлык продукциясен сатып алу күләме белән чагыштырып булмый торган дәүләт оборона заказы күләменә бәйле.
Диверсификация буенча предприятиеләрнең уңышлы проектлары турында сөйләгәндә, Альберт Кәримов «А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ билгеләп үтте, ул Россиядә сыекландырылган табигый газда эшләүче беренче «Чайка» пассажир йөртү судносын төзү проектын гамәлгә ашырган. «ПОЗИС» АҖ предприятиесе көнкүреш һәм медицина суыткыч техникасының яңа югары технологияле үрнәкләрен ышанычлы үзләштерә һәм җитештерә, һәм җитештерү күләмен арттыра бара. Завод 2025 елга суыткыч техникасы чыгаруны ике тапкыр – ел саен 600 мең берәмлеккә кадәр арттырырга ниятли.
«Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан даими рәвештә производстволарны диверсификацияләү эшенә мониторинг алып барыла, төп проблемалар иң югары дәрәҗәгә чыгарыла», – диде Альберт Кәримов. – Ышанам ки, федераль үзәк белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне дәвам иттереп, без бу бурычларны сыйфатлы һәм вакытында башкарып чыга алачакбыз».