Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, май ае дәвамында Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы эгидасында Россия төбәкләрендә «От Винта!» Балалар һәм яшьләр фәнни-техник иҗат халыкара фестивале оештырган «Җиңү инженерлары» тарихи проектына багышланган чаралар узачак.
Төбәкләрдәге акцияләр һәм форумнар кысаларында Россиянең алдынгы югары уку йортлары, эре җитештерү компанияләре, фәнни һәм конструкторлык берләшмәләре катнашында фәнни-гамәли конференцияләр үткәрелә. Хезмәт һәм фәнни коллективларның, галимнәрнең, уйлап табучыларның, новаторларның сугыш алды һәм сугыш елларында фашизмны җиңүгә зур өлеш керткән батырлыклары турында сөйли торган тикшеренү материаллары, монографияләр, документаль таныклыклар проект экспонатлары җыелмасын тулыландырачак һәм соңыннан ил музейларына тапшырылачак.
19 май көнне Россия Дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалында Җиңү көне «Тылны – фронтка» бәйрәм итүгә багышланган фәнни-гамәли конференция кысаларында «Җиңү инженерлары» проектын тәкъдир итү уза.
Казанда уза торган фәнни-гамәли конференциянең мөһим темасы – Икенче бөтендөнья сугышы елларында сәнәгать коллективларының һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыкларын саклап калу, яшьләрне Советлар Союзы предприятиеләре, хезмәт һәм фәнни коллективлары эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны җыю, системалаштыру юлы белән сәнәгать коллективлары һәм тыл хезмәтчәннәре батырлыкларын саклау эше.
«Җиңү инженерлары» россиякүләм проекты «От Винта!» Балалар һәм яшьләр фәнни-техник иҗат халыкара фестивале кысаларында «От Винта!» балаларны һәм яшьләрне һәр яклап үстерү фонды тарафыннан оештырыла һәм уздырыла. Аның кысаларында Бөек Ватан сугышы вакытында инженер һәм техник белгечләрнең эшчәнлеге турында документаль таныклыкларны үз эченә алган мәгълүмат порталы булдырылган.