Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Хәрби-сәнәгать комиссиясе коллегиясе әгъзасы Вячеслав Шпорт белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов та катнашты.
Очрашу Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Хезмәттәшлек, республиканың оборона-сәнәгать комплексына җәлеп ителгән сәнәгать предприятиеләрен алга таба үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.