2021 елның 18 маеннан 19 маена кадәр «Машина төзелеше: үсеш стратегиясе» бөтенроссия тармакара конференциясе узачак

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

2021 елның 18 маеннан 19 маена кадәр «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә «ИНТЕРПОЛИТЕХ: SpecTransExpo-2021» III Халыкара махсус транспорт салоны мәйданчыгында «Машина төзелеше: үсеш стратегиясе» бөтенроссия тармакара конференциясе узачак

25 елдан артык тарихы булган  «INTERPOLITEX» бренды белән уза торган конгресс-күргәзмә чаралары үзләрен эксперт мәйданчыклары буларак күрсәтте, алар фән, техника һәм производство үсешенә ярдәм итә, принципиаль яңа технологияләрне формалаштыра һәм халыкара базарларда Россия предприятиеләренең эшлекле алдынгылыгын җәелдерә.

Конференциянең төп чаралары:

18 май, 2021 ел:

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры А.Ә.Кәримов, Россиянең ВПК коллегиясе әгъзалары М.В.Осыко һәм В.И.Шпорт, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары И.П.Колчин, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы вәкилләре, «КАМАЗ» ГАҖ, «НПК «Уралвагонзавод» АҖ, «Татнефть» ГАҖ, «РЖД» ААҖ, «Рособоронэкспорт» АҖ вәкилләре катнашында «Машина төзү тармагын үстерүнең төп тенденцияләре» дигән пленар утырыш.

«Норматив хокукый актларны камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү» темасы буенча Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшкуарлык комитеты каршындагы Транспорт-машина төзелешен үстерү буенча экспертлар советы утырышы.

«ГЛОНАСС» АҖ, «ГЛОНАСС БДД» ҖЧҖ, «Ростех» ДК вәкилләре катнашында «iRAP юл хәрәкәте иминлеген арттыру халыкара программалары» бизнес-сессиясе.

«ТАМА» ассоциациясе, «Мосгортранс» ДУП, «КАМАЗ» ГАҖ, МАДИ, «ТД «БЕЛАЗ» АҖ вәкилләре катнашында «Тотрыклы транспорт үсеше векторы буларак энергиянең альтернатив чыганаклары» панель секциясе.

19 май, 2021 ел:

«Транспортта цифрлы технологияләр» панель секциясе. «НЕЙРОКОМ» АҖ һәм Касыймов прибор заводы  («ГРПЗ» АҖ) презентацияләрен күрсәтеп, «Махсус транспорт өчен иң яңа техник чаралар» панель секциясе.

«Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренең диверсификация проектларында фәнни-техник эшләнмәләр һәм аларны куллану» ОСК буенча Сәнәгатьче һәм эшкуарларның республика берлеге комиссиясе утырышы.

Конференция кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәтенә тәкъдимнәр эшләү, берничә резолюцияне һәм хезмәттәшлек турында килешүләр имзалау планлаштырыла.

Конференциядә катнашучылар «ИНТЕРПОЛИТЕХ: SpecTransExpo-2021» III Халыкара транспорт салоны экспозициясе белән таныша алачак. Экспозиция кысаларында «КАМАЗ» ГАҖ, «КурганДорМаш» АҖ,  «Заволжский завод гусеничных тягачей» ЯАҖ, «СИТРОНИКС» АҖ, «ТПК МТЗ-Татарстан» ҖЧҖ, «РариТЭК ХОЛДИНГ» АҖ махсус транспортының хәзерге үрнәкләре күрсәтеләчәк.

Күргәзмә кысаларында беренче тапкыр Россиянең чүп ташый торган беренче КАМАЗ 53198 «Чистогор» электр машинасы тәкъдим ителәчәк.

Чаралар 2021 елның 18 маеннан 20 маена кадәр «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгенең 1 нче павильонында (Татарстан Республикасы) узачак.

Мәнфәгатьле белгечләрне, экспертларны һәм профильле басмаларның журналистларын конференция чараларында катнашырга һәм күргәзмә экспозицияләрен карарга чакырабыз.

Барлык мәгълүматны һәм соңгы яңалыкларны чара сайтында белергә мөмкин: https://spectransexpo.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International