Бүген «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Илкүләм чемпионаты кысаларында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев Мәскәү шәһәренең дүрт һөнәри белем бирү оешмасы базасында ярышлар мәйданчыгында булды.
Визит барышында Марат Миңнебаев «Сервис роботларын эксплуатацияләү», «Нейроинтерфейсларны проектлау», «Полимеханика һәм автоматлаштыру» һәм «Сәнәгать автоматикасы» компетенцияләре буенча конкурс ярышлары барышы белән танышты, шулай ук мәйданчыкларны оештыручылар һәм сертификацияләнгән экспертлар белән очрашты.