Татарстанның югары уку йортлары Үзбәкстанның мәгариф күргәзмәсендә катнаша

2021 елның 18 мае, сишәмбе

2021 елның 12 маенда Ферган, Ташкент, Сәмәрканд, Бохара һәм Үргәнеч шәһәрләрендә Татарстан Республикасы югары уку йортлары катнашында «My Fair» күргәзмә компаниясе оештырган «Белем һәм һөнәр – соңгы кыңгырау» XIX халыкара күргәзмәсе старт алды.

14 майда Мирзо Улугбек исемендәге Ташкентның «Central Park» мәдәният һәм ял паркында тантаналы ачылышта Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан дәүләт энергетика университеты тәкъдим ителде.

К(И)ФУ ягыннан Идарә, икътисад һәм финанс институты доценты Р.А.Уленгов, Фундаменталь медицина һәм биология институтының халыкара эшчәнлек буенча директор урынбасары А.А. Вәлиева, Фундаменталь медицина һәм биология институтының белем бирү эшчәнлегендә институт директоры урынбасары Д.И.Андреева, Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының эш бирүчеләр белән эшләү һәм һөнәри юнәлеш бирү эше үзәге җитәкчесе А.И.Закиров, А.М.Бутлеров исемендәге Химия институты кафедрасы мөдире С.И.Гыйльманшина һәм Алабуга институтының абитуриентларны кабул итү һәм чит ил укучылары белән эшләү бүлегенең әйдәп баручы белгече К.М.Минасова катнаша.

Күргәзмәдә Казан дәүләт энергетика университетын югары уку йортына кадәрге белем бирү үзәге директоры Р.Р.Зәйнуллин тәкъдим итә.

Ачылу тантанасында Үзбәкстан Республикасының Яшьләр эшләре буенча агентлыгы вәкилләре, Үзбәкстан Республикасында Россотрудничество Вәкиллеге җитәкчесе М.В. Вождаев, Үзбәкстан Республикасында Татарстан Республикасы вәкиле А.А.Әхтәриев, Үзбәкстан Республикасында Россия Федерациясе Илчелегенең икенче секретаре В.А.Занина, International House Tashkent  академик лицее директоры А.Х.Тиллаев, «My Fair» компаниясе җитәкчесе Р.Ф.Сәйдуллаев һ.б. катнашты.

14 майда Казан югары уку йортлары вәкилләре Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге бинасында булдылар, анда аларны кызыксындырган барлык мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Күргәзмә. К(И)ФУ вәкилләре катнашында 17 майда Сәмәрканд шәһәрендә, 19 майда Бохара шәһәрендә һәм 21 майда Үргәнеч шәһәрендә дәвам итәчәк.

Бу чара Үзбәкстанда ТНВ-Планета корпункты тарафыннан яктыртылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International