Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ашхабадка эш сәфәре кысаларында Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов Гурбангулы Бердымөхәммәдовның әтисе Мәликгулы Бердымөхәммәдовның вафатына бәйле рәвештә тагын бер кат кайгысын уртаклашты. «Әтиегез вафатына бәйле рәвештә, сезнең кайгыгызны уртаклашам. Ул үз иленең чын патриоты булды», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
«Дус кеше бәладә беленә, диләр. Һәрвакыт сезнең ярдәмегезне тоябыз», - дип җавап бирде Төрекмәнстан Президенты.
Гурбангулы Бердымөхәммәдов искә төшергәнчә, Татарстан Россия Федерациясе һәм Төрекмәнстан стратегик партнерлыгында аерым урын алып тора. Ул Евразия хөкүмәтара советы чараларында катнашу өчен Казанга килгән делегацияне җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде.
Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ике ил Президентларының дустанә мөнәсәбәтләре төбәкләр дәрәҗәсендә тыгыз элемтәләргә этәргеч булып тора. «Владимир Владимировичка һәм сезгә барлык юнәлешләр буенча да эшләү мөмкинлеге булуы өчен рәхмәт белдерәсем килә», - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.
Яклар шулай ук икътисадый, фәнни-техник хезмәттәшлек буенча эшче төркемнең әһәмиятен аерым билгеләделәр.