Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов бүген «Эмерсон» (Emerson) ҖЧҖ вице-президенты, генераль директоры Николай Шестаков белән очрашты.
«Эмерсон» – эре транснациональ корпорация, төп офисы Миссури штатында (АКШ) урнашкан. Компания җиһазлар җитештерә, сәнәгать, коммерция һәм кулланучылар базарлары өчен технологик чишелешләр һәм инжиниринг тәкъдим итә. Эмерсон компаниясе составына 200 артык җитештерү предприятиесе керә, шуларның дүрттән бер өлеше АКШтан читтә урнашкан.
Сөйләшүләр барышында яклар ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре, шул исәптән «Зеленодольск» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә «Эмерсон» ҖЧҖ компаниясен урнаштыру мәсьәләсе буенча фикер алышты. Компания әлеге инициативаны «Инновацион техник үзәк» ҖЧҖ белән партнерлыкта үстерергә планлаштыра.
«Татэнерго», «ТАНЕКО», «ТАИФ-НК», «Казаньоргсинтез» һәм «Нижнекамскнефтехим» кебек Татарстан предприятиеләре компания белән хезмәттәшлек итүгә зур кызыксыну белдерде. Хәзерге вакытта республика предприятиеләре тарафыннан кирәкле Эмерсон компаниясе продукциясе исемлеге формалаштырылган.
Очрашу ахырында яклар үзара файдалы сәүдә-икътисад багланышларын урнаштыруга мәнфәгатьле булуларын белдерделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында «Youth Ambassadors/Яшь дипломатлар» республика конкурсының «Made in Tatarstan» бишенче этабы тәмамланды. Очрашуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер катнашты.
Исегезгә төшерәбез, әлеге этап кысаларында 24 мартта конкурсантларга «Made in Tatarstan» этабы өчен биремнәр игълан ителгән иде. Аларга сәнәгать продукциясе экспортын үстерүнең иң яхшы практикалары турында презентация әзерләргә кирәк иде.
Бүгенге очрашу барышында «Астра», «Мессенджеры», «Зилант», «Power of youth», «Поток» һәм «Кызлар Space» командалары үз проектларын тәкъдим итте.
Конкурсантларның презентацияләре 4 критерий буенча бәяләнде:
1. Аналитик мәгълүмат булуы, аның дөреслеге һәм җентекләп эшләнгәнлеге;
2. Татарстан Республикасына карата тәкъдим ителгән идеяләрнең актуальлеге;
3. Креатив чишелешләр һәм идеяләр;
4. Команда эше һәм социаль челтәрләрдә активлык.
Конкурс 2020 елның 20 октябреннән 2021 елның 30 апреленә кадәр үткәрелә. Чара 8 этаптан тора, аларның һәркайсында катнашучылар яңа практик биремнәр ала, аларны үтәгән өчен баллар бирелә. Нәтиҗәләр буенча, иң күп балл җыйган команда чит илләрдә стажировка узу хокукын һәм халыкара аренада Татарстан Республикасын тәкъдим итү мөмкинлеген алачак.
«Соллерс Форд» Мәскәү транспортына шәһәр пассажирларын йөртү өчен 160 артык уңайлы маршрут автобусы бирәчәк. Беренче 7 автобус маршрут линияләренә 2020 ел ахырында ук баскан, калганнары Мәскәү урамнарына җәй башында чыгачак.
Кече класслы Ford Transit автобуслары Мәскәү шәһәренең транспорт комплексы өчен махсус эшләнгән һәм Мәскәү шәһәрендә пассажирлар йөртү буенча куркынычсызлык һәм уңайлылык кагыйдәләренә тулысынча туры килә.
Мондый автобуслар зур транспорт чаралары уза алмый торган тар урамнар буйлап уза торган маршрутларда кулланыла. Бу Мәскәү халкын теләсә кайсы шәһәр шартларында уңайлы һәм куркынычсыз транспорт белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Яңа уңайлы Ford Transit автобуслары 18 утырып һәм 4 басып баручы пассажирга исәпләнгән, шулай ук физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне йөртү өчен күчмә ишек янында махсус терәкле урын белән дә җиһазландырылган.
Автобуслар түбәндәгеләр белән җиһазландырылган: билетларны контрольдә тоту һәм түләү җайланмасы (валидатор); тукталыш турындагы таләпне ут һәм тавыш сигнализациясе ярдәмендә белгертү системасы; янгын сүндерү буенча автомат система; тышкы яктан һәм салонда температура датчиклары; пассажирларга хәбәр итү системасы (электрон маршрут күрсәткечләре, медиапанель, аудиоинформатор), машина йөртүченең функциональ торышын мониторинглау җайланмалары; видеокамералар һ.б.
Ford Transit автобусларында йөргән вакытта пассажирлар өстәмә уңайлыкны салонда урнаштырылган климат-контроль, USB-зарядкалар һ.б. белән тәэмин ителәчәк.
Рациональләштерү һәм җитештерүчәнлек буенча беренче кубок (алга таба – Кубок) Екатеринбургта 2021 елның көзендә узачак. Чара WorldSkills методикасы буенча сәнәгатьнең югары технологияле тармаклары эшче һөнәрләренең VIII Илкүләм чемпионаты кысаларында узачак. Бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.
2021 елның 25-29 октябрендә Екатеринбургта рациональләштерү һәм җитештерүчәнлек буенча беренче кубокны үткәрү турында карар кабул ителгән. Чара WorldSkills методикасы буенча сәнәгатьнең югары технологияле тармаклары эшче һөнәрләренең VIII Илкүләм чемпионаты кысаларында оештырылачак.
Кубок илкүләм проектта катнашучы предприятиеләр хезмәткәрләре өчен җитештерү процессларының нәтиҗәлелеген камилләштерү һәм арттыру буенча ярышлар мәйданчыгы булачак. Ярыш компанияләрнең иң көчле вәкилләренең алга таба илкүләм проектта катнашучы башка вәкилләре тарафыннан кулланылырга мөмкин булган производство нәтиҗәлелеген арттыруга бәйле казанышларын һәм иң яхшы тәҗрибәләрен ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.
Утырышта һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (Ворлдскиллс Россия) белән илкүләм проектта катнашучы компанияләр арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланган. Килешүгә «РЖД» ААҖ, «Римера» АҖ, «Р-Фарм» АҖ, «ТЕХНОНИКОЛЬ» компаниясе, «Роскосмос» дәүләт корпорациясе һәм «Сибур» компаниясе кул куйган.
Хезмәттәшлек Кубокта катнашучы предприятиеләр эчендә «Hi-Tech кайнау нокталары»н башлап җибәрүне күздә тота. Бу рационализаторлар өчен күмәк эш, производствода яңа чишелешләр һәм алдынгы технологияләр турында белемнәр алмашу өчен заманча киңлекләр булачак. Биредә предприятие хезмәткәрләре WorldSkills «Рационализаторлык» программасы буенча әзерлек уза, илебез һәм чит ил экспертларын җәлеп итеп, проект-аналитик һәм стратегик сессияләрдә катнаша һәм аннан Кубокка сайлап алу уза алачак.
Моннан тыш, килешүләрдә катнашучы предприятиеләр базасында алгарышлы әзерлек корпоратив үзәкләре төзеләчәк. Бу – тизләтелгән һөнәри әзерлек һәм укыту, иң кирәкле һәм перспективалы һөнәрләр, дөнья дәрәҗәсендә компетенцияләр буенча квалификацияне күтәрү, шул исәптән WorldSkills әзерләү буенча иң яхшы практикалар, методикалар һәм технологияләр кулланып, махсус җитештерү җиһазлары булган мәйданчыклар.
WorldSkills экспертлары тарафыннан илкүләм проектта катнашучы предприятиеләргә эш урыннарына аудит үткәрү, һөнәрләрнең корпоратив стандартын эшләү, компетенцияләр матрицасы формалаштыру, персоналны бәяләү, шулай ук эшләнгән материалларны алга таба тиражлау һәм практикада куллану өчен кыска белем бирү программаларын туплау методикасы эшләнәчәк һәм тапшырылачак.
2021 елда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында килешүләрдә катнашучы предприятиеләр базасында барлыгы 15 «hi – Tech кайнату ноктасы» һәм 15 алгарышлы әзерлек корпоратив үзәге ачылырга тиеш, перспективада алар санын ел саен арттыру күздә тотыла.
Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы белән Үзбәкстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне үстерү буенча эшче төркем рәистәшләренең очрашуы узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Үзбәкстан Республикасы инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры урынбасары Хуррам Тешабаев эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә ике яклы хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре һәм перспектив юнәлешләре турында фикер алышты.
Аерым алганда, очрашу барышында яклар Татарстан делегациясенең Үзбәкстанга визиты кысаларында Татарстан Республикасы белән Үзбәкстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне үстерү буенча эшче төркемнең икенче утырышын уздыру турында фикер алыштылар.
Видеоконференциядә катнашучылар, чара Татарстан Республикасы һәм Үзбәкстан Республикасы арасында сәүдә-икътисад багланышларын алга таба үстерү өчен күзгә-күз очрашулар сериясен ачар, дигән ышаныч белдерде.
2021 елның 25-27 мартында Краснодар шәһәрендә «От винта!» халыкара балалар һәм яшьләр фәнни-техник иҗат фестивале уза. «Киләчәкне модельләштер» слоганы белән «ЭКСПОГРАД ЮГ» күргәзмә-конгресс залында яшь һәм талантлы инженерлар һәм тикшерүчеләр җыелган. Фестивальдә авиация, суднолар төзелеше, робот техникасы, медицина, мәдәният, спорт һәм башка юнәлешләр өлкәсендә 500 артык проект тәкъдим ителәчәк. Катнашучылар һәм кунаклар өчен керү – ирекле.
Татарстан Республикасыннан биогаз җайланмасы эшләүгә бәйле проект белән «Агроэкология» юнәлеше буенча Казан дәүләт аграр университеты һәм Талантлар университеты студенты, күпсанлы проект конкурсларында җиңүче Данила Данилов катнаша.
Альтернатив энергетика өлкәсендәге әлеге проект традицион энергия чыганакларыннан файдалану мөмкинлеге булмаган барлык хәлләрдә файдалы булырга мөмкин. Биогаз – экологик яктан чиста ягулык, ул һава шартларының үзгәрүенә бәйле түгел һәм кулланучыны энергия белән тотрыклы тәэмин итә ала. Мондый җайланманы куллануның тагын бер мөһим нәтиҗәсе – чүп-чар һәм биологик калдыкларны эшкәртү.
Икенче «Яшьләрнең модель комплекслары һәм космодромнары» проектында Казанның Изге Гурий исемендәге православ гимназиясе командасы – Александр Соловьев һәм Сергей Вохмянин катнаша.
Алар бөтен ил буенча яшь техникларны һәм конструкторларны җәлеп итү үзәгенә әйләнеп, үзебездә һәм чит илдәге космонавтика казанышларын популярлаштырырга тиешле яшьләр космик модельләштерү үзәкләре концепциясен тәкъдим итәчәк. Шулай ук әлеге проект балаларга космостагы физика законнары буенча башлангыч белем алу, инженер-техник иҗатка этәргеч бирү һәм креатив фикерләүне үстерүгә юнәлдерелгән.
Катнашучыларыбызга уңышлар телибез!
Казан дәүләт энергетика университеты базасында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Фәнни-техник советы утырышы узды. Анда Татарстан Республикасының энергетика комплексын үстерү мәсьәләләре каралды.
Чара катнаш, турыдан-туры-читтән торып, видеоконференцэлемтә форматында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Насыйров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Энергияне сак тоту технологияләре үзәге директоры Марат Әхмәров, шулай ук республиканың һәм Россиянең әйдәүче компанияләре вәкилләре катнашты. Университеттан утырышта вәкиллек составы – ректордан башлап профиль кафедраларның мөдирләре катнашты.
Утырышны ачып, Марат Миңнебаев очрашуда Татарстанның гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә бөтен энергетика төсе бар, дип ассызыклады. Ул шулай ук КДЭУ җитәкчелегенә кунакчыл булганы өчен рәхмәт белдерде һәм, республика энергетикларына профильле вуз кебек фәнни-белем бирү мәйданчыгы булуы аркасында алар бик бәхетле, дип билгеләп үтте.
КДЭУ ректоры Эдвард Абдуллаҗанов университетта эре энергетика компанияләре, шулай ук профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында мондый чараларны кабул итәргә әзер булуын белдерде. Ул ешрак һәм даими нигездә җыелырга, шулай ук катнашучыларның географиясен киңәйтергә тәкъдим итте.
Утырышта энергетиканың актуаль мәсьәләләре буенча 8 докладчы чыгыш ясады. «Цифрлы энергетика» ассоциациясенең башкарма директоры Юлия Халуева Россия электр энергетикасының цифрлы трансформациясе турында сөйләде. Татарстан «СО ЕЭС» РДУ АҖ филиалы директоры Андрей Большаков электр энергетикасы объектларында релей яклагыч җиһазлар һәм автоматика объектлары белән читтән торып идарә итүне кертүгә тукталды.
«Питон Кама» ҖЧҖ директоры Андрей Семкин хезмәттәшләренең игътибарын үз компаниясенең уникаль продукциясенә юнәлтте. «ЭНЕРГОСОФТ» ҖЧҖ (Татэнерго) директоры Василий Маклецов катнашучыларны «Астра» программа тәэминаты җиһазларына техник хезмәт күрсәтү белән идарә итү системасы, шулай ук җылылык энергиясен исәпләү приборлары күрсәткечләрен җыю һәм эшкәртү процессларын автоматлаштыру ысуллары белән таныштырды. «Данфосс» ҖЧҖнең үсеш директоры Алексей Теняев Energis программасы белән тәэмин итү базасында эшләнгән җылылык челтәрләре режимнарын планлаштыру һәм идарә итүнең автоматлаштырылган системасын тәкъдир итте. «ТГК-16» АҖ җитештерү-техник бүлеге башлыгы Алмаз Латыйпов Казанда җылылык энергиясен когенерация режимында эшләп чыгаруны арттыру һәм нәтиҗәсез котельныйларны ябу турында сөйләде. «Диаконт» АҖ Автоматлаштырылган диагностика үсеше үзәге (Санкт-Петербург) җитәкчесе Кирилл Ведерников җылылык челтәрләренең торба эчендәге диагностикасы өчен роботлаштырылган диагностика комплексларын тәкъдим итте.
Чара ахырында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев докладчыларга сыйфатлы чыгыш ясаганнары өчен, барлык катнашучыларга – активлык һәм конструктив тәкъдимнәр өчен, ә энергоуниверситетка тәкъдим иткән мәйданчык өчен рәхмәт белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер Россия Федерациясенең Иран Ислам Республикасындагы сәүдә вәкиле Рөстәм Җиһаншин белән видеоконференция режимында очрашты.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре вәкилләре дә катнашты.
Видеоконференция барышында яклар Россиянең Ирандагы Сәүдә вәкиллеге ярдәмендә ике яклы сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләренең агымдагы торышы һәм алга таба үсеш перспективалары, Татарстан продукциясен Иран базарына чыгару мөмкинлеге турында фикер алышты.
Шулай ук очрашу барышында Татарстанның сәнәгать предприятиеләре вәкилләре үз компанияләре турында сөйләде һәм җитештерелә торган продукцияне тәкъдир итте. Рөстәм Җиһаншин һәр экспортерның сорауларына җентекләп җавап бирде һәм Россиянең Ирандагы Сәүдә вәкиллегенең эшлекле элемтәләр урнаштыруда ярдәм итәргә әзер булуы турында сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер «Youth Ambassadors/Яшь дипломатлар» республика конкурсында катнашучылар белән очрашты. Очрашу ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында «Made in Tatarstan» конкурсы этабы кысаларында узды.
«Youth Ambassadors/Яшь дипломатлар» конкурсы Казанда 2021 елның 20 октябреннән 30 апреленә кадәр уза. Аның максаты – яшьләр арасында Татарстан Республикасының халыкара программаларын популярлаштыру, дипломатик аралашу нигезләрен тарату һәм дипломатия өлкәсендә талантлы яшьләрне ачыклау.
Герман Лернер конкурста катнашучыларны якын һәм ерак чит илләр белән тышкы икътисадый хезмәттәшлек өлкәсендә Министрлык эшчәнлегенең төп юнәлешләре, республиканың сәнәгать потенциалы, шулай ук Татарстан продукциясенең халыкара базарда ихтыяҗы белән таныштырды һәм конкурсантларның сорауларына җавап бирде.
Шулай ук очрашу кысаларында Министрлыкның презентация чаралары һәм сәнәгать продукциясе экспортына ярдәм итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Марсель Янышев «Made in Tatarstan» мәгълүмат порталын тәкъдир итте.
Чара нәтиҗәләре буенча конкурсантларга «Made in Tatarstan» этабы өчен биремнәр игълан ителде. Конкурсантларга сәнәгать продукциясе экспортын үстерүнең иң яхшы практикалары турында презентация әзерләргә кирәк булачак.
Бүген «Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» онлайн-семинары кысаларында Татарстан Республикасының экспорт сәнәгать потенциалы турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Россия Федерациясенең Алжирдагы сәүдә вәкиле Иван Налич белән очрашты.
Чарада «Инженер-җитештерү үзәге» ҖЧҖ, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ, «Татспиртпром» АҖ, «Татнефть» ГАҖ һәм «ЕлАЗ ҖБ» ҖБ» АҖ кебек республиканың эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Очрашу барышында яклар сәүдә-икътисадый багланышларның агымдагы торышы турында фикер алышты, шулай ук Татарстан компанияләре Алжир базарына чыгу мөмкинлеге белән үзләренең экспорт потенциалын тәкъдир иттеләр.
Чара йомгаклары буенча Россиянең Алжирдагы Сәүдә вәкиллегенең Татарстан Республикасы бизнес вәкилләре белән алга таба хезмәттәшлеге һәм Алжир партнерлары белән хезмәттәшлек оештыру буенча уртак эшне дәвам иттерү турында килешенде.