ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2022 ел
сишәмбе

«СпецАвтоКам» ҖЧҖ предприятиесе 2022 елның апрелендә диагностика этабын уңышлы тәмамлаган һәм «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында яхшыртуларны гамәлгә ашыру этабына күчкән. 

Диагностика этабы нәтиҗәләре булып проект башланганнан соң 1-13 атна эчендә башкарылырга тиешле планлаштырылган төп чараларны үтәү тора. Чаралар арасында – предприятие максатларының декомпозициясе, персоналны укыту графигының икенче каскады темалары буенча укыту, эчке тренерлар әзерләү, сынау агымы процессларын оптимальләштерү, эталон участогын оештыру буенча чараларны гамәлгә ашыру.

Эталон участогы чараларын тормышка ашыру планы буенча нәтиҗәле эш урыннары оештырылган, эшчәнлеккә анализ кертелгән, тәнкыйди операцияләргә калыплашкан операция процедуралары (СОП) эшләнгән һәм 8D форматында проблемаларны структуралы хәл итү методы кертелгән.

Эталон участогын оештыру һәм «Диагностика» этабын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

- эш урыннарында югалтуларны 15% кадәр киметү; нәтиҗәле һәм куркынычсыз эш урыннары оештыру хисабына эшләп чыгару дәрәҗәсен 3% кадәр арту;

- махсус җайланмаларны җыюда тоткарлыкларны 5% кадәр киметү (27,6 сәгатьтән 26,22 сәгатькә кадәр); эшчәнлеккә анализны гамәлгә кертү хисабына эшләп чыгару дәрәҗәсен 3% кадәр арттыру;

- калплаштырылган эш кертү хисабына чиктән тыш операцияләрдә цикл вакытын 12% кадәр киметү (май багы урнаштыру – 50 минут булган, 44 минутка калган);

- җитешсезлекләрнең көтелгән дәрәҗәсен 4,5% кадәр киметү; 8D форматында проблемаларны калыплаштырылган рәвештә хәл итү алымын кертү хисабына җитешсезлекләрне төзәтү чыгымнарын 12% кадәр киметү.

Проектны гамәлгә ашыруның алдагы этабы – проектның максатчан күрсәткечләренә ирешү буенча күздә тотылган чараларны үтәү. Проектны гамәлгә ашыру вакыты – 14 -26 атна.


23
май, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер «Россия-Ислам дөньясы: Kazan Summit 2022» XIII халыкара икътисадый саммитында актив катнашкан волонтер-атташелар белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.

«Сезнең ярдәм – KazanSummit 2022 эшенә кертелгән бәһасез өлеш. Хезмәтегез һәм җаваплы карашыгыз өчен рәхмәт. Мондый күләмле чарада катнашуы кызыклы, ә иң мөһиме сезнең өчен файдалы булгандыр дип өметләнәм!» – диде министр урынбасары, волонтерларга мөрәҗәгать итеп.

Исегезгә төшерәбез, «Россия - Ислам дөньясы: Kazan Summit 2022» XIII халыкара икътисадый саммиты Татарстан Республикасы башкаласында 2022 елның 19-21 маенда узды. Бу вакыт эчендә Казанга барлыгы  30 илдән Илчелек вәкилләре килде.

Россиянең Сәнәгать министрлыгы «Почта России» РФ Хөкүмәтенең 2488 нче карарын тормышка ашыру кысаларында халыкара юлламаларга ташламалы тарифлар бирү өчен субсидия алу турында килешү төзегән. 2024 елга кадәр Россиянең иң эре маркетплейслары белән эшләүче товар җитештерүчеләр һәм сатучылар 50% ташламадан файдалана ала.

Дәүләт ярдәме чарасы агрегат хуҗаларының тышкы базарларга продукцияләрен халыкара почта юлы белән җиткерүгә бәйле  чыгымнарын тарифларга 50% күләмендә ташламалар бирү хисабына киметүне күздә тота. 2024 елга кадәр федераль бюджеттан әлеге механизмга 1,9 млрд.сум бүлеп биреләчәк. Субсидия ярдәмендә экспорт белән тәэмин итүгә 7,6 млрд.сумнан да ким булмаган күләмдә ярдәм итү планлаштырыла.

Маркетплейслар һәм «Почта России» арасында төзелгән килешүләрдә халыкара почта юлы белән җибәргәндә ташламалар бирү барышында яклар арасында мәгълүмати хезмәттәшлек тәртибе һәм шартлары формалаштырылачак.

Шундый шартларның берсе – сәүдә мәйданчыгына  «Почта России» тарафыннан тарифка нинди күләмдә ташлама ясалган булса, мәйданчык тарафыннан конкрет экспортер өчен почта аша җибәрү бәясенә шул ук күләмдә ташлама бирү, бу хәл сатучы өчен җибәрү бәясен һәм ахырдан алучыга продукция бәясен киметергә мөмкинлек бирәчәк.


20
май, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер Россия Федерациясендә Согуд Гарәбстаны Корольлегенең сәүдә атташесы, мөхтәрәм Осам бин Абдул Рахман Әл-Харби белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.

«Согуд Гарәбстаны Корольлеге белән хезмәттәшлек безнең республиканың тышкы икътисадый эшчәнлегендә мөһим юнәлеш булып тора. Без һәрвакыт Россия-Согуд Гарәбстаны мөнәсәбәтләре кысаларында Согуд Гарәбстаны Корольлеге белән элемтәләрне үстерүгә зур игътибар бирдек һәм үзара файдалы элемтәләрне киңәйтүгә шатбыз», – диде министр урынбасары үзенең чыгышында.

Герман Лернер билгеләп үткәнчә, Согуд Гарәбстаны Корольлеге һәм Татарстан Республикасы арасында икътисадый элемтәләрне үстерүгә рәсми һәм эшлекле делегацияләрнең үзара визитлары ярдәм итә.

Әйтик, узган елның ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны Корольлегендә булды, анда «Россия - ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең алтынчы утырышы узды.

Очрашу азагында яклар сәүдә-икътисад эшчәнлеген арттыру юнәлешендә алга таба хезмәттәшлек итүгә әзер булуларын белдерделәр.

2022 елның 27 маенда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «2021-2025 елларга төбәкләрне газ белән тәэмин итү һәм газлаштыруны үстерү программасы»н тормышка ашыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» булачак. 

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының догазификация мәсьәләләре буенча «кайнар линия»се икенче тапкыр үткәрелә. 2022 елның 18 мартында узган беренче «кайнар линия»гә гражданнардан йөзгә якын мөрәҗәгать алынган, аларның һәркайсына җаваплы белгечләр конкрет җавап бирде. Иҗтимагый палатаның «кайнар линия»се федераль программада катнашу һәм тормыш сыйфатын күтәрү мөмкинлеге буенча республика халкына җитәрлек дәрәҗәдә мәгълүмат җиткермәү индикаторы булды.

Республика халкының мөһим программада катнашу активлыгын арттыру, дәүләт тарафыннан бирелә торган мөмкинлекләрне куллану максатында, татарстанлылардан алынган сорауларны исәпкә алып, 27 майда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр икенче «кайнар линия» үткәреләчәк.

Гражданнарның сорауларына Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ хезмәткәрләре җавап бирәчәк.    

Гражданнар сорауларына җавапларны 2022 елның 27 маенда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр 8(800)350-44-72 телефоны буенча Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының «кайнар линия»се буенча алырга мөмкин булачак.

Гражданнар мөрәҗәгатьләре шулай ук 2022 елның 27 маенда 10.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү системасы аша әлеге сылтама буенча да кабул ителә: https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm. 


19
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Тимур Саматов Аргун шәһәре мэры Илес Масаев белән күреште.

Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды, анда Татарстан Республикасы белән Чечня Республикасы арасында ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.

«Бүген безнең сәнәгать һәм энергетика өлкәләрендә проектларны бергәләп гамәлгә ашыруда хезмәттәшлек потенциалыбыз зур», – диде Тимур Саматов үз чыгышында.

Татарстан предприятиеләре Чечен Республикасы белән актив хезмәттәшлек итә. Татарстаннан Чечня Республикасы базарына суыткычлар һәм туңыргычлар, юу чаралары, оек-оекбаш эшләнмәләре, медицина инструментлары һәм җиһазлары, бензин, йөк автомобильләре һәм шин продукциясе китерелә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы белән Чечня Республикасы арасында үзара мөнәсәбәтләр 2002 елда имзаланган сәүдә-икътисад хезмәттәшлеге турындагы Килешү принципларына корыла. Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Чечен Республикасына булган эш сәфәре барышында 2022-2024 елларга әлеге Килешүне гамәлгә ашыру буенча Чаралар планы да имзаланган. 

Әлеге очрашу визит барышында ирешелгән килешүләрне гамәлгә ашыруның дәвамы булды.

19 майда Казан вертолет заводының очу-сынау комплексында (Ростех дәүләт корпорациясенең «Россия вертолетлары» холдингына керә) «Россиянең көч экстримы федерациясе» гомумроссия физик культура-спорт иҗтимагый оешмасы алдынгысы, «ВЕТЕРАНЫ РОССИИ» гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтендә катнашучы, күп тонналы техника һәм көч номерлары буенча дөнья рекордсмены «Русский Халк» кушаматлы Сергей Агаджанян  күп тонналы техниканы буксирга алу буенча яңа дөнья рекордын куйган.

Спортның көч төрләре буенча дөнья тарихында беренче тапкыр Сергей Агаджанян бер үк вакытта баскыч кебек махсус җайланмаларны кулланмыйча гына өч вертолетны буксирга ала алган. Вертолетларны буксирга алган вакытта «Русский Халк» медицина җылыткычын ярылганчыга кадәр һава белән тутырган. Ике Ансат һәм бер Ми-8 вертолетыннан торган тагылмада вертолетларның гомуми авырлыгы 15,6 тонна тәшкил иткән, ул аларны 24,63 секунд эчендә 4,3 метрлы арага күчергән. Вертолетлар бер-берсенә параллель рәвештә спортчы янына «йөз» белән тезелгән булган – үзәк буенча 9 тонналы легендар Ми-8 вертолеты, ә конструкция кырыйлары буйлап 3,3 тоннага кадәр йөк тутырган Ансат вертолетлары торган. Рекордны  «Россиянең көч экстримы федерациясе» гомумроссия физик культура-спорт иҗтимагый оешмасы президенты Василий Грищенко теркәгән.  «ВЕТЕРАНЫ РОССИИ» гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте һәм «Россиянең көч экстримы федерациясе» гомумроссия физик культура-спорт иҗтимагый оешмасы үз рекордын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышлаганнар.

Агымдагы вәзгыятьне карталау барышында агымдагы проблемалы участок билгеләнгән, ул ПК плитәләре җитештерү участогы булып чыккан. Предприятиенең эшче төркеме өчен Татарстан Республикасының Төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары тарафыннан өстәмә курслар буенча укулар оештырылган: стандартлаштырылган эш, тиз арада SMED һәм ОЕЕ җайга салынган (җиһазларның гомуми нәтиҗәлелеге).

Шуннан соң эталон участогы булдыру буенча чаралар планын төзүгә керешкәннәр. Планга кертелгән беренче корал – ул җитештерүдә 5С системасы, чөнки ул Сакчыл җитештерү оештыруның төп ноктасы булып тора. Аны гамәлгә ашыру өчен киләсе инструмент булып җитештерүгә сәгатьләп анализ ясау сайланган, чөнки процесстагы тайпылышларга вакытында җавап бирү, проблемаларны хәл итү һәм сменалы биремне үтәү аеруча мөһим. Участокның нәтиҗәлелеген арттыру өчен стандартлаштырылган эш кораллары һәм тиз арада SMED җайга салу сайлап алынган. Стандартлаштырылган эш таләп ителә торган сыйфат һәм эшләнмәләр санын тәэмин итә торган стандартлар эшләүгә юнәлдерелгән. SMED коралы, үз чиратында, вибрацион линияне яңадан җайлауны киметергә мөмкинлек бирәчәк, бу сменада файдалы вакыт санын арттыра һәм күбрәк җитештерергә мөмкинлек бирәчәк.

Хәзерге вакытта чаралар планы предприятиенең эшче төркеме тарафыннан гамәлгә ашырыла инде. Эшче төркем җитәкчесе Макаров Николай Павлович әлеге чаралар комплексы әлеге участокта килеп чыккан югалтуларны һәм проблемаларны юкка чыгарырга мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итте. Май аенда ук, сакчыл җитештерү инструментлары ярдәмендә нинди нәтиҗәләр булуын күрү өчен, предприятие хезмәткәрләре килә ала торган эталон участок булдырылачак. 

Илкүләм проектны гамәлгә ашыру өч елга исәпләнгән. Татарстан Республикасының Төбәк компетенцияләр үзәге экспертларының турыдан-туры катнашында актив фаза проект старт алганнан соң алты ай дәвамында уза.

Сакчыл җитештерү инструментларын кертү өчен сынау агымы итеп кирпеч җитештерү буенча төп процесс сайланган, анда предприятиенең эшче төркеме, ТКҮ экспертлары белән берлектә, җитештерү процессының сизелерлек яхшыруына ирешкән. Татарстанның ТКҮ тренерлары һәм экспертларының проектның эш төркеме белән эшләве нәтиҗәсендә предприятие алга таба сакчыл җитештерүне үстерү өчен белем алган.

Апрель аенда, предприятиенең проект офисы ярдәмендә, тагын ике проект старт алган – «ремонт системасын оптимальләштерү» һәм «кирпеч җитештерү процессында кабул итү-әзерлек бүлеген чимал белән тәэмин итү процессын оптимальләштерү». Бу проектлар өчен эш төркемнәре формалаштырыла, һәм эш планнары билгеләнәчәк.


18
май, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстанда үз предприятиеләрендә сакчыл технологияләрне кертү тәҗрибәсен таратачак белгечләрнең яңа чыгарылышы узды.

Татарстан Республикасының төбәк компетенцияләр үзәге «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашучы предприятиеләрнең сакчыл җитештерү тренерларының унсигезенче агымын укыту эшен тәмамлаган. Инструкторларның бурычы – сакчыл технологияләрне барлык производствога кертү тәҗрибәсен тарату, җитештерү һәм офис процессларын оптимальләштерү буенча проектларны гамәлгә ашыру, яңа хезмәткәрләрне укыту.

«Тренерлар әзерләнә торган Федераль компетенцияләр үзәге инструкторларга сакчыл җитештерү методикаларына өйрәтү буенча уникаль программалар, компанияләрдә җитештерү процессларын өзлексез оптимальләштерергә мөмкинлек бирә торган белемнәр тапшыра», – Төбәк компентенцияләр үзәге эксперты Солтанова Раида.   

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында сакчыл җитештерү буенча 42 инструктор сертификацияләнгән.

Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Федераль компетенцияләр үзәге (ФКҮ) җитештерү консалтингы буенча югары профессиональ хезмәт күрсәтә һәм «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашучы предприятиеләргә адреслы ярдәм күрсәтү өлешендә оператор булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International