Казан предприятиесе «Җитештерүчәнлек лидерлары» бөтенроссия программасында җиңүче булган

2022 елның 9 августы, сишәмбе

Казанның «Опора Плюс» предприятиесендә хезмәт җитештерүчәнлеген өчтән бер өлешкә арттыру турында беләләр. Татарстан компаниясе проекты «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган «Җитештерүчәнлек лидерлары» белем бирү программасының 25 нче агымында 37 төбәк арасында көндәшлеккә ирешкән. Шушы көннәрдә Мәскәүдә конкурска йомгак ясалган.

Мондый нәтиҗәләргә предприятие «Опора Плюс» ҖЧҖ директоры Е.В.Баландин, директор урынбасарлары – Л.М. Будринов, Р.А.Гайсин, коммерция хезмәте җитәкчесе Д.В.Тихонов, шулай ук Түбән Кама механика заводы (П.А.Бушков һәм В.А.Кузьмин), Бөек Новгородтан «Контур» компаниясе (А.А. Примов) һәм Казан оптика-механика заводы (Э.М.Гәрәев) хезмәткәрләренең бердәм эшләве нәтиҗәсендә ирешкән.

Эшләнгән проект 3 ел дәвамында – 2024 елга кадәр хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән.

Эш барышында төрле проблемалар ачыкланган һәм аларны бетерү буенча 9 карар формалаштырылган, шуларның 8е инде гамәлгә кертү стадиясендә. Шулай ук предприятиенең гомуми җитештерүчәнлегенә йогынты ясый торган кирәкле чаралар белән юл картасы да төзелгән.

Капиталь төзелешнең төзү-монтаж эшләре процессын оптимальләштерү буенча сынау проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча «Опора Плюс» ҖЧҖ бер бригадага эш башкару дәрәҗәсе 30% арттырылган, сменага тәмамланмаган эшләр саны 31% кимегән. Предприятие хезмәт җитештерүчәнлеген кимендә 30% арттырырга планлаштыра.

Хәзерге вакытта «Опора Плюс» предприятиесенең тагын ике төркеме программаның 26 һәм 28 агымына эшкә кертелгән һәм яңа максатларга ирешергә әзер.

Шуны да искәртик: «Опора Плюс» ҖЧҖ Татарстан Республикасы Төбәк компетенцияләр үзәгенең эксперт ярдәме белән «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнаша. Илкүләм проектны тормышка ашыру чаралары проект документларын әзерләү, объектларны кабул итү процедураларын стандартлаштыру, шулай ук җитештерү эшчеләре өчен эшләрне һәм төзелеш объектларында проектлаучыларның күчмә тикшерүне үз эченә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International