180дән артык предприятие «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнаша

2022 елның 12 августы, җомга

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2022 елның 1 августына «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектына икътисадның база чималы булмаган 184 предприятиесе җәлеп ителгән, 2022 елга план күрсәткече – 161 предприятие, «Сакчыл җитештерү» юнәлеше буенча 36 проект гамәлгә ашырылган.
Татарстан – 2018 елда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга керешкән беренче төбәкләрнең берсе.
Илкүләм проектның төп максаты – предприятиеләрне илкүләм проектка җәлеп итү, предприятиеләр хезмәткәрләрен укыту һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча проектларны гамәлгә ашыру.
Проект башланган чорда нәкъ менә сәнәгать предприятиеләре арасында зур популярлык казанды, һәм хәзерге вакытта төбәктән катнашучыларның гомуми исәбендә алар саны 50% артык, ләкин, вакытлар узу белән, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек тармагы кебек башка тармаклардан да компанияләр күбрәк килә башлаган.
Татарстан, илкүләм проект буенча лидер төбәкләр исемлегенә кереп, куелган максатларны үтәү буенча югары планканы ышанычлы тота.
Россия Икътисадый үсеш министрлыгы субъектларның арадаш рейтингын формалаштырган, анда республика алдынгы төбәкләр исемлегендә.
Шулай ук беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча төбәкләрдәге компетенцияләр үзәкләре рейтингы төзелгән, анда Татарстан 1 нче урында. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча эш алып барылган предприятиеләр 90% дәрәҗәсендә канәгать, бу бик лаеклы нәтиҗә.
Илкүләм проектка адреслы ярдәм күрсәтү һәм системалы ярдәм итү бөтен эшчәнлекне оптимальләштерүгә һәм актуальләштерүгә юнәлдерелгән. Сакчыл җитештерү инструментларының бер өлеше җитештерү процессларын оптимальләштерә. Мондый инструментлар, мәсәлән, максатлар декорациясе стратегик максатларны күрү һәм аларга ирешү мөмкинлеген бирә һәм хезмәткәрләрне мотивлаштырырга ярдәм итә. Системалы чаралар барлык бизнес-процессларны алга таба оптимальләштерү һәм эшчәнлекнең яңа юнәлешләрен үзләштерү өчен кадр ресурсларын булдырырга мөмкинлек бирә.
Укуларның төп блогыннан тыш, предприятиеләргә процесслар фабрикасында практик тренинг үтү мөмкинлеге дә бирелә. Татарстанның төбәк компетенцияләр үзәге базасында ике: җитештерү һәм офис үзәге эшли.
Процессларның фабрикалары – укыту мәйданчыклары, аларда катнашучылар реаль производство яки офис процессында сакчыл җитештерү инструментларын куллану тәҗрибәсен алалар, шулай ук оешманың операцион һәм икътисадый күрсәткечләренә ничек йогынты ясавын аңлыйлар.
Әлеге мәйданчыкларда 1 381 кеше белем алган, шул исәптән җитештерү фабрикасында 1 246 кеше, офис фабрикасында 135 кеше белем алган.
Исегезгә төшерәбез, РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов җитәкчелегендәге «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты 2018 елда РФ Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган һәм илдә ел саен хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү өчен шартлар тудырырга тиеш. РФ Хөкүмәте тарафыннан куелган бурычларны тормышка ашыру өчен бизнеска дәүләт ярдәме чаралары комплексы эшләнгән, ул җитештерү процессларын оптимальләштерүдә финанс яктан этәргеч бирүне, халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итүне һәм эксперт ярдәмен үз эченә ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International