Олег Коробченко «Армия-2022» форумында катнаша

2022 елның 16 августы, сишәмбе

«Армия-2022» халыкара хәрби-техник форумында Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнаша. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация составында ул экспозиция белән танышты һәм Татарстан сәнәгать компанияләре стендларын карады.

Форум ачылышында Россия Президенты Владимир Путин чыгыш ясады. «Без кабат Россиядә «Патриот» паркының традицион мәйданчыгында оборона ведомстволары җитәкчеләре һәм делегацияләрен, оборона-сәнәгать комплексы вәкилләрен, хәрби белгечләрне һәм дөньяның күп илләреннән килгән экспертларны кабул итүебезгә шатбыз. Узган елларда форум үзенең ихтыяҗын раслады, хәрби продукциянең эре күргәзмәләре арасында ныклы урын алды. Безнең халык үз армиясе һәм флоты, үз сакчыларының профессиональлеге һәм батырлыгы белән горурлана. Алар һәрвакыт суверенитет һәм Ватан иминлеге сагында тордылар, башка халыкларга ирек бирделәр», – диде Владимир Путин.

Татарстанны Казан вертолет заводы, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе, «Ремдизель» АҖ, «Эникс» АҖ һәм башкалар тәкъдим итте. «Ремдизель броньланган кабинаны һәм ниндидер сюрприз тәкъдим итте, – дип шәрехләде хәрби техника үрнәкләрен министр. – Форум мәйданчыгында Россиянең оборона-сәнәгать комплексының 1,5 меңгә якын предприятиесе 1000нән артык яңа продукция үрнәкләрен тәкъдим итте».

Программада – хәрби технологияләрнең киләчәге, ясалма интеллект технологияләре, кадрлар әзерләү, импортны алыштыру, халыкара хезмәттәшлек, технологик суверенитет һәм башкалар турында фикер алышу.   

Форум 15-21 августта «Патриот» конгресс-күргәзмә үзәгендә (Мәскәү өлкәсе) уза, чараны Россия Оборона министрлыгы оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International