Тәмәке базарында контрафактны тикшерү бердәм методология буенча узачак

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы «Сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору өлкәсендә компетенцияләрнең илкүләм фәнни үзәге» АКО һәм «ФИЛИП МОРРИС СЭЙЛЗ энд МАРКЕТИНГ» ҖЧҖ, «Интернэшнл Тобакко Групп» ҖЧҖ, «Тәмәке маркетингы буенча халыкара хезмәтләр» АҖ, «Дж.Т.И.Россия» – Россиядә тәмәке продукциясен иң эре җитештерүчеләр, хезмәттәшлек турында меморандум имзаладылар.

Меморандум Россиядә, тулаем алганда, төбәк киселешендә легаль булмаган тәмәкеләр өлешенә кыр тикшеренүләрен уздыру методологиясен ныгыта. Хәзер легаль булмаган тәмәке базарының кыр тикшеренүләрен анализлаганда, барлык яклар да аларның нәтиҗәләренә таяначак, алынган саннар коммерция, идарә итү һәм закон чыгару карарларын кабул итү өчен нигез булачак.

2021 елга кадәр легаль булмаган әйләнеш өлешен үлчәү индустрия хисабына шәхси компанияләр тарафыннан үткәрелә иде.

Меморандум нигезендә, тәмәке компанияләре һәрьяклап мәгълүмати ярдәм күрсәтәчәк, шулай ук «Сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору өлкәсендә компетенцияләрнең илкүләм фәнни үзәге» АКО мәгълүматлар анализлаганда турыдан-туры ярдәм күрсәтәчәк. Бу тикшерү өчен материал сайлауны арттырырга гына түгел, аның нәтиҗәләренең сыйфатын да арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Аерым алганда, компанияләр үзләренең оригинальлекләрен билгеләү өчен җыелган сәүдә маркаларына экспертиза уздырачак.

2021 елда «Сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору өлкәсендә компетенцияләрнең илкүләм фәнни үзәге» АКО  тарафыннан кулланыла торган методология камилләштерелгән: торак пунктларны колачлау 1068 гә кадәр арттырылган, колачлау географиясе киңәйтелгән, GPS-трекерларны куллану юлы белән пачка җыючыларны контрольдә тотуның өстәмә ысуллары өстәлгән.

2021 елда «Сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору өлкәсендә компетенцияләрнең илкүләм фәнни үзәге» АКО беренче тапкыр базарның шундый кыр тикшеренүләрен уздырган. Тикшерү Россия Федерациясенең 85 субъектының барысын да, халыкның гомуми саны 85 миллионнан артык булган 842 торак пунктны колачлаган. Моңа кадәр мондый тикшеренүләр РФнең 40 субъектын колачлый иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International