Татарстанның «Чаллы» һәм «Чистай» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрендә өч яңа резидент арткан. 67,5 млн.сумлык инвестиция проектлары Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә республиканың социаль-икътисадый үсеш территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзү буенча комиссияләр каравына һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – төбәкнең икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашында тәкъдим ителде.
Әйтик, «Чистай» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенең яңа резиденты «Тандем» ҖЧҖ компаниясе булды, ул бетоннан, цементтан һәм ясалма таштан 10,4 млн сумлык әзер төзелеш эшләнмәләре җитештерү проектын гамәлгә ашыруны планлаштыра. Яңа производствода 10 эш урыны булдырылачак.
Берьюлы ике яңа резидент – «Смартмодуль» ҖЧҖ һәм «Лагуна» ҖЧҖ – үз проектларын гамәлгә ашыру урыны итеп «Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясен сайлаганнар.
«Смартмодуль» компаниясе елына 1 800 данә куәтле җиңел металл конструкцияләрдән модульле биналар җитештерә. Проектның бәясе 24,5 млн.сум дип бәяләнә. 99 берәмлек яңа эш урыны булдыру планлаштырылган.
Үз чиратында, «Лагуна» ҖЧҖ Чаллыда яктырта торган алюминий терәкләр, яктылык комплекслары һәм яктырта торган диодлы яктырткычлар җитештерүне башлап җибәрәчәк. Проект 16 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк һәм 32,6 млн.сум дип бәяләнә.
Шулай ук «Чаллы торба заводы» ҖЧҖ килешүенә проект бәясенең артуын һәм 674 берәмлек эш урыннары булдыруга планлаштырылуын күздә тоткан үзгәрешләр дә кертелде.
Үзгәрешләр кертелгән тагын бер проект - «Зеленодольск» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты «Энергоинновация» ҖЧҖ электр техник шкафларын һәм бүлү җайланмаларын җитештерү. Биредә шулай ук проект бәясе һәм эш урыннары 21 берәмлектән 70 берәмлеккә кадәр арткан.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 5 алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе бар, аларда 121 компания үз инвестицион проектларын гамәлгә ашыра, алар яңа производстволарга 47,5 млрд.сум күләмендә акча инвестицияләнгән, шуларның 38,5 млрд.сумы – капитал кертү, 20,6 мең яңа эш урыны булдырылган.